Ольга Благодарова Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләренең Электрон мактау тактасына кертелде

2022 елның 5 апреле, сишәмбе, 10:36

ТР Президенты каршындагы Кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча Советның кадрлар комиссиясе карары белән ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Ольга Александровна Благодарова Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре Электрон мактау тактасына кертелде.


Электрон мактау тактасына хезмәт вазыйфаларын намус белән үтәүче хезмәткәрләр кертелә. Татарстан Республикасы Электрон мактау тактасына кертү өчен нигез булып хезмәткәрләрнең һөнәри казанышлары, инициативалылык һәм дәүләт органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген күтәрүгә керткән шәхси өлешләре санала.

2021 елдагы эш нәтиҗәләре буенча Электрон мактау тактасына югары һөнәри казанышларга ирешкән 15 дәүләт хезмәткәре, шул исәптән Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәре дә кертелде.

Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Электрон мактау тактасына элегрәк тә кертелде. 2018 елда мондый хөрмәткә Эшләр идарәсенең дәүләт сатып алулары секторы мөдире Сирень Әхмәдиева, 2019 елда - Хокук идарәсенең гражданлык законнары бүлеге мөдире Исрафил Фәттахов, 2020 елда - финанс бүлеге мөдире урынбасары Фәридә Большова лаек булган иделәр.

Хезмәттәшләребез белән горурланабыз!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International