Депутатлар ата-аналар аерылышкан чорда балаларга психологик ярдәм оештыру турында сөйләштеләр

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе, 17:00

Бүген Казан Ратушасында "Ата-аналар аерылышкан чорда балаларга психологик ярдәм оештыру турында" түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәл Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие»  депутат берләшмәсе һәм Казан шәһәр Думасының «Өмет – Надежда»  хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары тәкъдиме белән үткәрелде.

Уртак утырышын ачып, "Өмет - Надежда" берләшмәсе җитәкчесе Людмила Андреева ата-аналарның берсен сайларга туры килгән вәзгыятьтә балаларга психологик ярдәм күрсәтүне оештыру мәсьәләсенең актуальлеген билгеләп үтте. «Без бу теманы күптән күтәрәбез, шуңа күрә бу хакта фикер алышуга республика министрлыклары һәм ведомстволары, муниципаль хакимият һәм иҗтимагый оешмалар кушылганга бик шат, - диде ул, - бу сорау бездә яшьләр парламентында бик катлаулы анализ нәтиҗәсендә туды, бала әти-әнисе аерылышу чорында ике арада бәргәләнә. Әлбәттә, шәһәр Думасы көче белән генә бу сорауны хәл итә алмыйбыз. Шуңа күрә көчләрне берләштерү идеясе туды. Безгә федераль дәрәҗәгә дә чыгарга, кануннарга, шул исәптән Гаилә кодексына да үзгәрешләр тәкъдим итәргә туры киләчәк. Шәһәр һәм район советлары хатын-кызларына шулай ук проблемалар турында фикер алышуга кушылырга тәкъдим итәбез".

Иң кискен сораулар арасында Людмила Андреева судлар тарафыннан аерылышу турында читтән торып карарлар кабул итү практикасын, шулай ук мондый эшләрне караганда психолог бәяләмәсенең булмавын билгеләде. Бала әти-әнисе аерылышканнан соң кем белән калырга тиеш дигән сорау иң кыены булып кала бирә. "Проблема өлкәннәрнеке кебек, әмма аннан балалар зыян күрә", - дип басым ясады ул.

«Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева ассызыклаганча, аналарны һәм балаларны яклау мәсьәләләре һәрдаим парламентның игътибар үзәгендә. "Түгәрәк өстәлдә бүген ата-аналар аерылышу чорында бала эләгә торган катлаулы хәлләр белән очрашкан кешеләр катнашты. Без психологлар һәм опека һәм попечительлек органнары эше турында фикер алыштык. Минемчә, бу җитди эшнең башы гына әле», - дип билгеләп үтте Алсу Нәбиева журналистлар белән аралашканда.

Түгәрәк өстәл утырышында докладлар белән ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, Казан шәһәре башкарма комитеты вәкилләре, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре чыгыш ясады.

Фикер алышу барышында түгәрәк өстәлдә катнашучылар балаларның тормышына һәм үз-үзләрен тотышына зур йогынты ясый торган аерылышуларның шактый артуын билгеләп үттеләр. Психологлар раславынча, бала өчен ата-ананың аерылышуы стресслы вәзгыять булып тора. Социаль хезмәтләр, хокук саклау органнары билгеләп үткәнчә, ата-аналар аерылышу сәбәпле тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларда "тәртипнең деструктив моделе" барлыкка килергә мөмкин.

Түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителде, анда министрлыклар һәм ведомстволар, балалар белән эшләүче иҗтимагый оешмалар адресына тәкъдимнәр бирелгән. Аерым алганда, сүз Казан районнарында ата-аналар аерылышкан чорда балаларга психологик ярдәм күрсәтү буенча гаилә үзәкләре булдыру кирәклеге турында бара. Граждан хәле актларын теркәү идарәләренә кризистагы гаиләләрне озата бару төркемнәрен булдырырга киңәш ителә. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына мәктәпкәчә һәм мәгариф учреждениеләре психологларының эшен көчәйтергә тәкъдим ителде, ата-аналар аерылышкан чорда балалар белән эшләүгә аерым игътибар бирергә чакырылды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International