Дәүләт Советында яңа эшли башлаган дәүләт хезмәткәрләре өчен семинар узды

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе, 11:23

Бүген Дәүләт Советында КФУ каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе укучылары өчен «Яшь дәүләт хезмәткәре» квалификациясен күтәрү программасы кысаларында семинар узды. Семинарны Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова үткәрде.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр үз карьералары башында республика парламенты эшчәнлеге белән танышканда мондый семинарлар уздыру бер гадәткә әйләнде, диде Римма Ратникова. Курсларга килүчеләр белән даими рәвештә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, парламент депутатлары очраша.

Римма Ратникова Дәүләт Советының закон чыгару (вәкиллекле) органы буларак төзелеше, республика парламентаризмының барлыкка килү тарихы, парламентарийларның нинди вәкаләтләргә ия булуы һәм закон чыгару эшенең ничек оештырылуы турында җентекләп сөйләде.

Римма Ратникова ассызыклаганча, депутатлар сайлау округларында эшләүгә һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә зур игътибар бирә. "Гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләргә игътибар белән карарга кирәк, аларны игътибарсыз калдырырга ярамый, чөнки дәүләт хезмәткәрләре гражданнар мәнфәгатьләрен яклый", - дип  басым ясады Римма Ратникова яңарак эшли башлаган дәүләт хезмәткәрләренә.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәт хезмәткәрләре өчен семинар кысаларында парламент үзәге буенча экскурсия оештырылды. Тыңлаучылар китапханәдә һәм парламентаризм музеенда булдылар, Дәүләт Советы, профиль комитетлары һәм парламент комиссияләре, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эше белән таныштылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International