Округларда депутатлар атнасы

2022 елның 8 апреле, җомга, 12:56

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, шәһәр һәм авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән очраштылар, соңгы сайлау кампанияләре барышында гражданнардан килгән наказларны үтәү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук хәйрия акцияләрендә катнаштылар.  

7 апрельдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев эш сәфәре белән Балтач районында булды, анда ул халыкны кабул итте һәм шагыйрә Фәридә Шакированың юбилее уңаеннан тантаналы чарада катнашты. Ул Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән юбилярга Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын һәм истәлек медален тапшырды.

6 апрель көнне Казанда, Сәйдәшев ис. Дәүләт Зур концертлар залында “Чәчәк ат, минем җирем!” хәйрия концерты узды. Билетлар сатудан алынган барлык акчаны Донецк һәм Луганск халык республикаларында яшәүчеләргә ярдәмгә җибәрәчәкләр. Акцияне “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге һәм Дәүләт Советы депутатлары хуплады.

"Мондый чаралардан “Бердәм Россия” читтә калмый. Ул барлык вакыйгалар эчендә һәм барлык акцияләрдә катнаша. София Гобәйдуллинаның Заманча музыка үзәге хәйрия концертын уздыру инициативасы белән чыкты. Безнең  вәкилләр барлык билетларны сатып алдылар", - диде Дәүләт Советы депутаты, партиянең Казан җирле бүлеге җитәкчесе Ольга Воронова.

5 апрельдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова дистанцион режимда Нурлат районында яшәүчеләр гражданнарны кабул итте. Нурлат халкы депутатка социаль түләүләр, торак бүлеп бирү, территорияләрне төзекләндерү мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итте. Людмила Рыбаковның барлык мөрәҗәгатьләрен контрольгә алды.

4 апрельдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов “Бердәм Россия” партиясе рәисенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Депутатка Яшел Үзән районы халкы мөрәҗәгать итте. Алар Яшел Үзәндә Ленин урамыннан төшеп барганда җәяүлеләр өчен юл билгеләре ясау мәсьәләсен хәл итүне сорадылар. Шулай ук депутатның игътибарын Яшел Үзәндәге иске торак йортларны сүткән урыннарны чүп-чардан һәм җимерекләрдән чистартмаудан килеп чыккан  экологик вәзгыятькә юнәлттеләр. Түбән Вязовой бистәсендә яшәүчеләр балалар мәйданчыклары  тирәсендәрәк ясалма тигезсезлек - "ятып торучы полиция"  урнаштыруны сорадылар.

Депутат сорауларны контрольгә алды. «Кешеләр үзләрен хәзерге вакытта турыдан-туры борчый торган проблемаларны күтәрә, - дип билгеләп үтте Юрий Камалтынов, - сораулар, нигездә, торак-коммуналь хуҗалык системасының эше белән бәйле. Соңгы вакытта, кызганычка каршы, азык-төлек продуктларының бәясен күтәрү мәсьәләләре барлыкка килде».

4 апрельдә Түбән Камада 2019-2020 еллардагы сайлау кампанияләре барышында кергән халык наказларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәл эшендә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова катнашты.

"Сайлау кампаниясеннән соң ике ел ярым вакыт узды, ул вакытта без наказлар җыйдык, "Безнең ишегалды" программасын формалаштырдык, халык белән очраштык. Бүген безгә наказларны үтәү буенча якынча йомгаклар ясарга кирәк», - диде Людмила Рыбакова, түгәрәк өстәл эшен башлап.

Түбән Кама кешеләреннән кергән күпчелек сораулар юлларны һәм торак фондын ремонтлауга, авыл җирлекләре һәм күпбалалы гаиләләр бистәләре территорияләрендә социаль инфраструктураны камилләштерүгә, яктырту, сәламәтлек саклау, мәдәният объектларын, мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау мәсьәләләрен хәл итүгә бәйле. Хәзерге вакытта алар тормышка ашырыла торган муниципаль, республика һәм федераль программалар кысаларында хәл ителә.

Түбән Кама башкарма комитеты контролендә 37 наказ тора, шуларның 49% - үтәлгән, 18 наказ буенча эш алып барыла. Түбән Кама районының авыл җирлекләреннән 75 мөрәҗәгать кергән, шулардан 52 мөрәҗәгать (72%) үтәлгән.

1 апрель көнне Лениногорск районында Ринат Шәрифуллин гражданнар кабул итте. Депутатка шәһәр халкыннан төрле темаларга 13 мөрәҗәгать килгән: социаль мәсьәләләр, транспорт һәм юллар, спорт үсеше, ТКХ хезмәтләре һәм башкалар.

Депутатка кабул итү барышында шулай ук инвалид бала тәрбияләүче ана да мөрәҗәгать итте. Бала быел беренче сыйныфка бара. Анасының әйтүенчә, гаилә бюджетында уку өчен ноутбук сатып алырга мөмкинлек юк. Ринат Шәфигуллин мөрәҗәгатьне эшкә алды.

31 мартта Казанда шахмат зоналары ачылган мәктәпләрдә шахмат турнирлары узды. Ярышларда катнашучылар белән депутатлар Ольга Воронова, Игорь Бикеев һәм Рамил Әхмәтов аралашты. «Казанда мәктәп укучылары арасында шахмат турнирлары үткәрү шахмат зоналарының уңышлы гамәлгә ашырылуы турында сөйли. Балалар бу уенда уйнарга өйрәнәләр, файдалы күнекмәләр алалар», - дип басым ясады Ольга Воронова.

Казанда узган ел “Мәгариф” илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 43 мәктәптә шахмат зоналары җиһазландырылган иде. Быелның мартында Ольга Воронова ярдәмендә шахмат зоналары шәһәрнең тагын ике мәгариф учреждениесендә: Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемендәге кадет интернат-мәктәбендә һәм 97 нче мәктәптә булдырылды.

30 мартта депутат Николай Атласов Яр Чаллыда гражданнарны кабул итте. Автошәһәр халкы экология, торак-коммуналь хуҗалык, архитектура-шәһәр төзелеше мәсьәләләре буенча фикер алышты. Моннан тыш, Чаллы халкы сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спортка өстәмә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә алынды.

30-31 март көннәрендә Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин Актаныш, Минзәлә, Мөслим һәм Тукай районнарында булды. Муниципаль районнар вәкилләре белән берлектә депутат VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар буенча сайлау кампаниясе (2019 ел), Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар буенча сайлау кампаниясе (2020 ел) һәм VIII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар буенча сайлау кампаниясе (2021 ел) барышында килгән сайлаучылардан килгән наказларны үтәүне оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.

30 - 31 март көннәрендә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев Азнакай районында булды. Депутат муниципаль авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә һәм социаль яклау бүлегендә берничә эшлекле очрашу үткәрде, шулай ук сәнәгать муниципаль мәйданчыгында булды, анда резидентлар эше белән танышты һәм Карамалы авыл җирлеге активы белән очрашты.

31 мартта депутат катнашында Азнакай муниципаль районы башкарма комитетында шулай ук авыл җирлекләре башлыклары белән авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм район базарларында авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча киңәшмә узды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International