Медицинада волонтерлык хәрәкәтенә ярдәм итү мәсьәләләре "түгәрәк өстәл" форматында каралды

2022 елның 8 апреле, җомга, 15:38

Бүген Казан дәүләт медицина университетында «Сәламәт бул» бөтенроссия акциясе кысаларында «Медицинада ирекле ярдәм» дигән темага түгәрәк өстәл узды. Аның эшендә Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Дәүләт Советы депутаты, КГМУ ректоры Алексей Созинов, РКБның баш табибы Рафаэль Шавәлиев, медицина җәмәгатьчелеге вәкилләре, волонтерлар катнашты.

"Сәламәт бул!" бөтенроссия акциясе 7-10 апрельдә илнең 85 регионында, шул исәптән Татарстанда да уза. Әлеге акцияне медик волонтерлар ел саен Бөтендөнья сәламәтлек көне алдыннан уздыралар. Бу көннәрдә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга бәйле күпсанлы чаралар уза.

«Медицинада ирекле ярдәм» түгәрәк өстәле Казан медицина университеты базасында очраклы рәвештә генә үткәрелмәде. "КДМУ өчен, теләсә кайсы медицина югары уку йорты өчен кебек үк, иреклелек, бигрәк тә медицина өлкәсендә, уку процессының гына түгел, университет тормышының да аерылгысыз өлеше булып тора. Табиб булырга карар кылган кеше өчен мәҗбүри булган сыйфат - түләүсез нигездә ярдәм күрсәтергә әзер булу һәм шәфкатьлелек, - дип билгеләп үтте Алексей Созинов, - Казан медицина университетында бүген 6 меңгә якын студент укый, шуларның 3,5 меңе диярлек волонтерлык хәрәкәтендә катнаша. Волонтерлар хәрәкәте штабы булдырылды, аерым отрядлар, мәсәлән, лейкемия белән интегүче кешеләргә ярдәм итү, донорлык, профилактика һәм агарту эшләре. Волонтерлык - яшьләр өчен зур үсеш мәктәбе, аларның актив гражданлык позициясен формалаштыру".

Волонтерлар хәрәкәте һәрвакыт республикада яклау тапты. Татарстан - Россия төбәкләре арасында беренчеләрдән булып волонтерларга ярдәм итүне яшьләр турында республика законында өстенлекле итеп билгеләүче (2012 елдан) төбәкләренең берсе. Федераль кануннар нормалары кабул ителгәннән соң, әлеге өлкәдә республика хакимият органнары вәкаләтләре билгеләнде (2018 елда). Нәтиҗәдә Татарстанда көчле ирекле хәрәкәт формалашты.

Волонтерлар ярдәме элеккечә үк кирәкле булып кала бирә. Әмма әгәр элегрәк волонтерлык хәрәкәте, күп өлештә, дөнья масштабындагы мөһим вакыйгалар белән бәйле булса (Универсиада, футбол буенча дөнья чемпионаты, WorldSkills һ.б.), хәзер, коронавирус пандемиясе һәм Украинадагы соңгы вакыйгалары, ЛХР һәм ДХР халкына гуманитар ярдәм күрсәтү зарурлыгы сәбәпле, ул социаль юнәлешлегә әйләнде. Республика ирекле хәрәкәтенең традицион мөһим канаты булып волонтерлар-медиклар тора.

2020 елның 20 мартыннан Татарстанда «МыВместе» гомумроссия үзара ярдәм акциясенә 7,2 меңнән артык кеше кушылды.  Хәзерге вакытта республиканың 45 медицина оешмасында 4 меңнән артык волонтер-медик эшли. Пандемия вакытында алар медицина оешмаларында 150 мең сәгатьтән артык эшләгәннәр. 

"Волонтер-медикларның роле бик зур булды, бигрәк тә пандемия чорында, - дип билгеләде Светлана Захарова журналистлар белән аралашканда, - алар дәвалау учреждениеләрендә кирәкле медицина ярдәме күрсәтте, үз-үзен изоляцияләүгә эләккән өлкән буын кешеләренә азык-төлек һәм дарулар таратуга ярдәм итте".

Профильле комитет башлыгы билгеләп үткәнчә, парламентарийлар волонтерлар белән даими элемтәдә тора, һәрьяклап ярдәм күрсәтә. "Пандемия чорында без бергәләп волонтерлар өчен ягулык-майлау материаллары, медицина маскалары һәм дезинфекторлар белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл иттек, - дип ассызыклады Светлана Захарова, - бүген инде волонтерларга өстәмә ярдәм итү күзлегеннән, мәсәлән, волонтерлык эшен гомуми стажга кертү мәсьәләсен карау кирәк".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International