Социаль сәясәт комитеты утырышында хөкүмәтнең 2021 елдагы эше турында хисап каралды

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе, 17:11

Дәүләт Советы депутатлары Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының 2021 елдагы эшчәнлеге турында хисап хакында фикер алышуга керештеләр. Һәр комитет парламентка Татарстан Президенты тарафыннан кертелгән документны үз юнәлешләре буенча карый. Бүген ул Социаль сәясәт комитеты утырышында тәкъдим ителде. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, эксперт җәмгыяте вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин билгеләп үткәнчә, 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан икътисад үсешенең пандемиягә кадәрге чор дәрәҗәсенә кире кайткан. Тулаем төбәк продукты 3,3 трлн. сумнан артык булган. «Икътисадый үсешнең төп факторлары сәнәгать җитештерүенең яңа куәтләрен гамәлгә кертү, система барлыкка китерүче оешмалар йөкләнешен арттыру, нефть продуктларын, химия продукциясен һәм машина төзелеше продукциясен чыгаруны арттыру, шулай ук нефть чыгару күләмен этаплап арттыру», - диде Олег Пелевин.

Докладчы шулай ук билгеләп үткәнчә, тышкы санкцион басым шартларында Россия Хөкүмәте тарафыннан икътисадны үстерүне тәэмин итү буенча беренче чираттагы гамәлләр планы кабул ителгән, һәм республика министрлыгы тарафыннан региональ дәрәҗәдә гамәлгә ашыру буенча берничә чара күрелә. Бүген төп бурыч – халыкны беренче кирәк-ярак товарлар белән тәэмин итү, халыкны эш белән тәэмин итү, система барлыкка китерүче предприятиеләрнең өзлексез эшләвен оештыру, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү. Олег Пелевин шулай ук билгеләп үткәнчә, республикада икмәк-күмәч предприятиеләрен өзлексез үстерүне тәэмин итү өчен шикәр һәм он запасының резерв фонды булдырылган.

Хезмәт базарындагы агымдагы вәзгыять турында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева сөйләде. 2022 елның 1 гыйнварыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 8,6 %ка үскән һәм 13 890 сум тәшкил иткән. Моннан тыш, республикада бюджет өлкәсе хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакының иң югары дәрәҗәсе 16 мең 700 сум күләмендә билгеләнгән. Татарстан Республикасында социаль түләүләр системасы узган елда 85 социаль ярдәм чарасы керткән, шул исәптән 32 - федераль һәм 53 - региональ түләүләр. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстан бишенче ел рәттән ярлылык дәрәҗәсе иң түбән булган төбәкләр дүртлегенә керә.

2021 елда балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме дәвам иткән. Акчалар биш һәм аннан да күбрәк балалы аз керемле гаиләләргә айлык пособиеләр түләүгә, аз керемле күп балалы гаиләләргә балалар бакчасы өчен түләүне 100% компенсацияләүгә,  аз тәэмин ителгән гаиләләрдә 3 яшькә кадәр балаларга елына 10 мең сум күләмендә даруларга субсидияләр бирү һ.б. җибәрелгән.

Моннан тыш, 2022 елда республикада гаилә абруен күтәрү һәм ата-ана хезмәтенең абруен күтәрү максатларында яңа дәүләт бүләген - җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче яки тәрбияләгән гаиләләр өчен (кимендә бер балигъ булмаган бала булган очракта) "Ата-ана фидакарьлеге" медален гамәлгә кую карары кабул ителгән.

Татарстанда халыкның мәшгульлеге югары дәрәҗәдә һәм эшсезлек дәрәҗәсе түбән. Агымдагы елның 7 апреленә булган мәгълүматларга караганда, мәшгульлек үзәкләрендә эшсезлек буенча хисапта 10 мең 272 кеше исәпләнә, теркәлә торган эшсезлек дәрәҗәсе - эш көчләре санының 0,51%ын тәшкил итә. Наталья Бутаева билгеләп үткәнчә, РФ Президенты Владимир Путинның халык мәшгульлеген 2019 ел дәрәҗәсендә торгызу буенча бурычы үтәлгән. Узган ел йомгаклары буенча Татарстанда 2 миллионга якын кеше эшли.

ТР Хөкүмәте хисабын депутатлар игътибарга алды.

Шулай ук бүген парламентарийлар 2021 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы Президенты хисабы буенча һәм күрсәтелгән оешмалар эшчәнлеген камилләштерү буенча күрелә торган чаралар турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева хәбәр иткәнчә, 2021 елда 45 социаль хезмәт күрсәтү оешмасында хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү уздырылган. Бәяләү нәтиҗәләре буенча уртача балл йөздән 97 тәшкил иткән. Хезмәт күрсәтүләрнең ачык, һәркем файдалана алырлык булуы,  хезмәт күрсәтү шартларының уңайлылыгы,  яхшы карашта булу һәм әдәплелек, инвалидлар өчен уңайлы шартлар булу критерийлары аеруча зур әһәмияткә ия.

Утырышта шулай ук комитет тарафыннан Дәүләт Советының якындагы утырышында каралырга тәкъдим ителгән берничә республика закон проектлары каралды һәм хупланды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International