Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең хисабы буенча фикер алышты

2022 елның 12 апреле, сишәмбе, 14:53

Бүген Дәүләт Советында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы булды. Парламентарийлар Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 2021 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап тыңладылар, берничә закон проектын карадылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының 2021 елдагы эшчәнлеге турында хисапны тармак министрлыклары тәкъдим итте. Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов республикада торак базарындагы вәзгыять турында сөйләде.

Республика торакны файдалануга тапшыру күләме буенча алда бара. Узган ел нәтиҗәләре буенча алар фараз күрсәткеченнән арткан - 3 миллион 11 мең квадрат метр торак тапшырылган,  шуларның социаль ипотека программасы буенча төзелгәне–  гомуми мәйданы 150,6 мең квадрат метр булган 140 торак йорт.

2021 елда алданган өлешчеләрнең проблемаларын хәл итү эше дәвам итте. 9 проблемалы йорт төзелеше тәмамланган. 2 мең 405 өлешче торак алган.

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә зур эш башкарылган. Республика федераль программалары кысаларында 5 млрд. 764 млн. сумга 1 меңнән артык объект төзелгән һәм яңартылган. «Бу объектларның иң зурысы - Казанда тәүлегенә җитештерү куәте 650 мең куб метр булган канализациянең биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү, аны 2024 елда төгәлләү планлаштырыла», - дип хәбәр итте Алексей Фролов.

Юл хуҗалыгы һәм транспорт өлкәсендәге вәзгыять турында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин сөйләде. Татарстан Республикасы территориясендә зур федераль проектларны, шулай ук «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру алып барыла, аның төп максаты - норматив халәттәге автомобиль юллары өлешен арттыру һәм һәлакәт очракларын киметү. «Мәскәү - Түбән Новгород - Казан» М-12 автомобиль юлын төзү дәвам итә, Шәле авылыннан Баулы шәһәренә кадәр автомобиль юлын төзү проекты буенча килешү төзелгән.

2021 елда 55,5 км. автомобиль юллары төзелгән һәм реконструкцияләнгән, гомуми файдаланудагы 853,7 км. автомобиль юллары реконструкцияләнгән.

Профильле министрлыклар чыгышын тыңлаганнан соң  депутатлар һәм эксперт җәмгыяте вәкилләре берничә сорау бирде. Аерым алганда, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Әлмәт, Бөгелмә һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә җәмәгать транспортына ярдәм итү буенча нинди чаралар күрелүе белән кызыксынды. "Без бу шәһәрләр өчен транспорт планлаштыру документын эшлибез, нәкъ менә тиешле чараларны оптимальләштерү һәм эшләп чыгару мәсьәләсе буенча, - дип җавап бирде ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин, - әлеге тикшеренү нәтиҗәләре буенча тиешле карарлар кабул ителәчәк".

Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының 2021 елдагы эшчәнлеге турында хисапны комитет игътибарга алды.

Аннары депутатлар «Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» республика закон проектын карауга күчтеләр, аны профиль комитеты рәисе Александр Тыгин тәкъдим итте.

Үзгәрешләр «Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законын федераль законнарга туры китерү максатларында кертелә. Үзгәрешләр юл эшчәнлеге өлкәсендә башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнарының вәкаләтләрен төгәлләштерүгә юнәлдерелгән. 39-ФЗ номерлы Федераль закон проекты белән 2023 елның 1 мартыннан барлык дәрәҗәдәге юл фондлары акчаларын формалаштыруны һәм куллануны контрольдә тотуны һәркем файдалана алырлык мәгълүмат системасын кертү каралган.

Контрольнең мәгълүмат системасында автомобиль юлларының исеме, автомобиль юлларының идентификация номерлары, аларның озынлыгы һ.б. турында белешмәләр булырга тиеш. «Әлеге системаны юллар турында мәгълүмат белән тулыландыру автомобиль юллары хуҗаларына йөкләнгән. Шуңа бәйле рәвештә закон проекты башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнарына мондый система ярдәмендә кулланучыларны мәгълүмати тәэмин итү буенча вәкаләтләрне беркетергә тәкъдим ителә ", - дип аңлатты комитет рәисе.

Комитет әгъзалары закон проектын хуплады һәм Дәүләт Советы депутатларына парламент утырышында беренче укылышта кабул итүгә тәкъдим итте.

Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International