Дәүләт Советында гражданнар өчен экскурсияләр яңартыла

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе, 12:19

Бүген Казан дәүләт медицина университетының беренче курс студентлары Дәүләт Советында экскурсиядә  булдылар. Гомуми белем бирү мәктәпләре һәм югары уку йортлары студентлары өчен мондый чаралар үткәрү парламент депутатларының яшь сайлаучылар белән аралашуында традицион форма булып тора.  Әмма коронавируска бәйле катлаулы эпидемиологик вәзгыять аркасында мондый очрашулар туктатылган иде.

Бүгенге экскурсия кысаларында кунаклар парламент үзәгендә булдылар, китапханәне һәм Татарстан парламентаризмы үсеше тарихы буенча уникаль материаллар җыелган музейны карадылар, Дәүләт Советы эше белән таныштылар.

Студентлар белән Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова һәм профильле комитет каршындагы Эксперт советы рәисе, КДМУның Социаль эш факультеты деканы Маргарита Максимова очрашты.

Светлана Захарова укучыларга республика дәүләт хакимиятенең иң югары закон чыгару (вәкиллекле) органы эше, парламентарийларның нинди вәкаләтләргә ия булуы, закон чыгару процессы ничек оештырылуы, сайлау округларындагы эш турында җентекләп сөйләде.

Комитет рәисе студентларга парламент эше белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде һәм аларның сорауларына җавап бирде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International