Профильле комитет дәүләт сатып алуларын камилләштерү юллары турында фикер алышты

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе, 14:52

Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының бүгенге утырышында депутатлар республика хөкүмәте хисабын тыңладылар һәм санкцион чикләүләр шартларында дәүләт сатып алулары системасын камилләштерү юллары турында фикер алыштылар. Комитет утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

ТР башкарма хакимияте органнарының 2021 елдагы эшчәнлеге турында хисапны комитет утырышында ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин тәкъдим итте. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы, гадәттәгечә, социаль-икътисадый үсеш буенча Россия төбәкләре арасында лидерларның берсе булып тора. Сәнәгать предприятиеләре, төзелеш комплексы оешмаларының, сәүдә, кече һәм урта эшкуарлыкның тотрыклы эшләве нәтиҗәсендә һәм дәүләт ярдәме чараларын сизелерлек көчәйтеп, шулай ук милли проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә республика икътисады пандемиягә кадәрге чор дәрәҗәсенә кайтты. Республиканың тулаем региональ продукты күләме, 2020 ел дәрәҗәсенә карата 3,9 процентка артып, 3 трлн 354 млрд сумнан артык тәшкил итте. Сәнәгать җитештерүе индексы 108,5 % тәшкил итте. Татарстанлыларның уртача хезмәт хакы ел эчендә 5,8 процентка артты.

Санкция басымы шартларында тотрыклы социаль-икътисадый үсешне тәэмин итү өчен ил һәм республика хөкүмәте тарафыннан күрелә торган чаралар турында сөйләгәндә, министр урынбасары халыкның мәшгульлеген тәэмин итү, система барлыкка китерүче предприятиеләрнең өзлексез эшен саклап калу, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүнең республика башкарма хакимияте органнары өчен өстенлекле мәсьәләләр булуын билгеләп үтте. Олег Пелевин үз докладында шулай ук төп азык-төлек продуктларының һәм азык-төлек запасларының резерв фонды торышын анализлады, республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итүгә юнәлдерелгән норматив хокукый актлар мониторингы турында әйтеп узды.

Өстәмә мәгълүмат белән Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Тимур Саматов чыгыш ясады, система барлыкка китерүче предприятиеләрдә импортны алыштыру программасын гамәлгә ашыру турында кыскача гына сөйләде, аерым алганда, КамАЗның йөк машиналары кабиналарын җыйганда үзебездә җитештерелгән детальләр куллануны мисал итеп китерде.

Хөкүмәт хисабы турында фикер алышуда катнашкан депутат Олег Коробченко эре предприятиеләр исәбенә дә, МСП субъектлары реестрына да кермәгән предприятиеләргә ярдәм күрсәтү зарурлыгына игътибар итте.

Комитет хөкүмәтнең хисабын игътибарга алды һәм Дәүләт Советы Президиумына аны парламентның чираттагы утырышы көн тәртибенә кертергә тәкъдим итте.

Санкция басымы шартларында икътисадның тотрыклылыгын саклауны тәэмин итүче дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алулар өлкәсендә механизмны камилләштерү турында мәгълүматны ТР сатып алулар буенча Дәүләт комитеты җитәкчесе Руслан Сабиров тәкъдим итте, ул конкурс нигезендә сатып алына торган товарлар һәм хезмәтләр күләменең ел саен артуын билгеләп үтте.

Дәүләт комитеты җитәкчесе контракт бәясенең 25 проценттан күбрәккә кимүе белән тормышка ашырылган сатып алулар мониторингын үткәрү турында сөйләде.

Комитет эшендә төп проблемаларның берсе сатып алулар өлкәсендә белгечләр җитмәү. Сатып алулар өлкәсендә белгечләрнең квалификациясен күтәрү системасын оештыру һәм югары уку йортларында профильле белгечлекләр студентларын комплекслы һөнәри әзерләүне оештыру аны хәл итәргә ярдәм итәр иде.

ТР Дәүләт комитетының сатып алулар буенча эшен камилләштерү буенча тәкъдимнәре белән Руслан Сабировка ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин, депутатлар Марат Галиев һәм Азат Хәбибрахманов мөрәҗәгать итте.

Аерым алганда, Марат Әхмәтов фикеренчә, дәүләт контрактлары буенча сатып алына торган товарлар һәм хезмәтләрнең сыйфатына контрольне көчәйтергә, шулай ук намуссыз тәэмин итүчеләргә йогынты ясау чараларын катгыйландырырга кирәк.

Марат Галиев Дәүләт комитетының республика министрлыклары һәм ведомстволары белән дәүләт сатып алулары системасының нәтиҗәлелеген арттыру максатында ведомствоара багланышларын активрак үстерергә өндәде. Аның фикеренчә, шулай ук "Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында" N 44-ФЗ Федераль законын камилләштерү эшендә комитетның катнашуы максатка ярашлы булыр иде.

Комитет утырышында шулай ук ике федераль закон проекты каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International