Фәрит Мөхәммәтшин гражданнарны шәхси мәсьәләләр буенча кабул итте

2022 елның 19 апреле, сишәмбе, 12:48

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Татарстанлылар актуаль мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иттеләр.

Казан шәһәре Авиатөзелеш районының Каравай бистәсендә яшәүче хезмәт ветераны Динә Зенцова парламент җитәкчесенә амбулатор ярдәм проблемасы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, 2020 елга кадәр халыкка медицина хезмәте күрсәтү белән 12нче шәһәр хастаханәсенең шундагы амбулаториясе шөгыльләнгән. Ләкин пандемия башлану белән аны медицина хезмәткәрләре җитмәү сәбәпле япканнар һәм пенсионерлар медицина ярдәме сорап поликлиникага мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булганнар. Поселокта яшәүчеләр табиб амбулаториясе эшен торгызуны үтенәләр.

Динә Мансуровнаны тыңлап бетереп, Фәрит Мөхәммәтшин республика Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан Каравайдагы амбулаториягә дежур медицина хезмәткәрләрен беркетү турында карары кабул ителүен әйтте. "Аңлашыла ки, коронавирс таралу куркынычы кимемәде, әмма аның кимүе күзәтелә, - дип билгеләде "Бердәм Россия" партиясе республика оешмасы җитәкчесе. - Шуңа күрә министрлык белән берлектә амбулатория эшен тулырак торгызырга, табиб һәм шәфкать туташларының кизү торуын оештырырга тырышачакбыз. Халыкның, бигрәк тә ветераннарның һәм пенсионерларның, сәламәтлеге мәсьәләләре безнең өчен бик мөһим".

Республика балалар китапханәсе директоры Ирина Мөхәммәтгәрәева ТР Халыклар дуслыгы йорты белән хезмәттәшлекне оештыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Республика балалар һәм яшүсмерләр китапханәләренең эше турында сөйләп, ул уртак чаралар, очрашулар, китаплар бәйрәмнәренең милли-мәдәни автономияләр вәкилләре катнашында алга таба милләтара тынычлык һәм татулыкны ныгытуга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.

Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгать авторына тәкъдим өчен рәхмәт белдерде һәм Халыклар дуслыгы йорты җитәкчелегенә Республика балалар китапханәсе белән хезмәттәшлек турында килешү әзерләүне йөкләячәген әйтте.

"Бердәм Россия" партиясе рәисенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә бүген гражданнар башка мәсьәләләр буенча да мөрәҗәгать итте. Аерым алганда, гражданнарны Донбасстан килгән качак балаларны социальләштерү һәм WorldSkills чемпионатының республика этабында җиңүчеләр өчен һөнәри юнәлеш бирү, танып белү экскурсияләре оештыру мәсьәләләре борчый.

Партиянең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин барлык мөрәҗәгатьләрне республика штабы контроленә алды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International