Фәрит Мөхәммәтшин Данияр Толонов белән очрашты

2022 елның 19 апреле, сишәмбе, 14:14

Фәрит Мөхәммәтшин Кыргызстан Республикасы Жогорку Кеңешинең (Парламент) Бюджет, икътисад һәм салым сәясәте комитеты рәисе Данияр Толонов белән очрашты, ул Казанга халыкара энергетика форумында катнашу өчен килгән. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Россия–Кыргызстан хезмәттәшлеге кысаларында киләчәктә парламентара багланышлар үсешенә ышаныч белдерде. Парламентарийлар шулай хезмәттәшлекнең яңа формаларын эзләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Кыргызстан Республикасы делегациясе Казанга «Энергетика. Ресурсларны сак тоту - 2022» Халыкара күргәзмәсендә катнашу өчен килгән, чара бу көннәрдә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә уза. Форум эшендә Россиянең 34 төбәгеннән 63 компания катнаша. 

Кыргызстан делегациясе әгъзалары ике көнлек визит барышында Казанда һәм Яшел Үзән районында берничә предприятиедә булырга, шулай ук республиканың энергетика тармагы эше белән танышырга ниятли.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International