"Авторетроклуб-21" Җиңү Парадына әзерлекне башлады

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе, 17:45

Бүген Казанда «Авторетроклуб-21» тарихи техниканы яратучылар клубы идарәсе утырышы узды, анда ретро автомобильләрне Җиңү Парадында катнашуга әзерләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Идарә утырышын Дәүләт Советы Рәисе, “Авторетроклуб-21” президенты Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, клуб әгъзалары ел саен парадта бик теләп катнаша һәм бу ел да искәрмә булмаячак. “Хәзерге вакытта булган  барлык кыенлыкларга да карамастан, без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган парад уздырачакбыз, моннан тыш, “Авторетроклуб-21” әгъзалары анда сугыш чоры техникасын күрсәтәчәкләр, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, - бу республика халкы өчен зур бәйрәм, һәм без бу чараны лаеклы уздырырга тиешбез”.

Меңьеллык мәйданында узачак Җиңү парадында тарихи техника клубының 22 автомобиле катнашачак. Бер автомобиль колоннасы Миллениум күпере ягыннан, икенчесе Уң Болак урамыннан үтәчәк. Бәйрәм парадын ретроавтомобильләр узуы тәмамлый.

Быел 12 ретро-автомобильдән торган колонна Яшел Үзәндә бәйрәм чараларында катнашачак.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International