КПРФ фракциясе утырышы булды

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе, 10:01

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды. Анда депутатлар парламентның утыз беренче утырышының көн тәртибе мәсьәләләрен карады һәм якын киләчәккә берләшмәнең эш планнары турында фикер алышты. Утырышны фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов алып барды.

Президум тарафыннан Дәүләт Советының каравына кертелгән  мәсьәләләр турында фикер алышканда, фракция әгъзалары аларның күбесен хуплавын белдерде. Шулай ук фракциянең берничә белдерүен дә ирештерергә булдылар.

Апрель һәм майда берничә чара үткәрү ниятләнә, шул исәптән КПРФ фракциясенең мәдәни мирасны саклау мәсьәләсенә кагылышлы матбугат конференциясе, 1 Май һәм 9 май бәйрәмнәрендә катнашу.

Фракция утырышында депутатлар шулай ук март ахырында Дәүләт Советында уздырылган "Инвалидлар проблемалары турында" түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International