«Бердәм Россия» фракциясенең һәм «Татарстан - яңа гасыр» депутат төркеменең уртак утырышында гражданнарның наказларын үтәү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе, 10:15

Соңгы сайлау кампанияләре барышында Актаныш, Минзәлә, Мөслим һәм Тукай районнарында гражданнар җыеннарында кергән наказларны үтәү мәсьәләләре турында бүген Дәүләт Советының утыз беренче утырышы алдыннан узган “Бердәм Россия” фракциясе һәм «Татарстан - яңа гасыр»  депутат төркеменең уртак утырышында фикер алыштылар. Утырышны “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.

Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин билгеләп үткәнчә, гражданнар наказлары буенча эш  "урыннарга" чыгып алып барыла. "Асылда, без депутатлар корпусының сайлау компанияләренең наказларын үтәүгә турыдан-туры йогынтысының методологик базасын формалаштырабыз", - дип ассызыклады депутат. Фракция тарафыннан эш төркемнәре төзелгән, алар муниципалитетларда наказлар ничек тормышка ашырылуын, республика яки федераль дәрәҗәдә чишелеш таләп итә торган гомуми, системалы проблемаларны ачыклау максатыннан районнарга чыгалар.

Депутатлар тарафыннан сайлаучыларның 600 дән артык наказы каралган, шуларның 8%ы - федераль дәрәҗәдә, 42%ы - республика, 44%ы - муниципаль дәрәҗәдә. "Наказлар, гадәттә, муниципаль берәмлекләрнең озак вакытлар дәвамында хәл ителми торган яисә тулы күләмдә хәл ителми торган аеруча актуаль, "хроник" проблемаларын чагылдыра, дип саный Александр Тыгин. Татарстанлылар еш кына юлларны ремонтлау һәм төзү, су белән тәэмин итү һәм су чыгару, чистарту корылмаларын ремонтлау,  аренда торагы төзү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәләр.

Александр Тыгин сүзләренә караганда, сайлаучылар куйган мәсьәләләрне хәл итү хәзерге вакытта гамәлгә ашырыла торган муниципаль, республика һәм федераль программалар кысаларында гамәлгә ашырыла. Авыл җирлекләре территориясендә сорауларның бер өлеше үзара салым акчасына хәл ителә. "Шик юк, эшмәкәрлекнең активлыгын, шулай ук халыкның бюджет инициативаларының яңа формаларын арттырырга кирәк", - дип басым ясады профильле комитет башлыгы.   

Район башлыгы Айдар Сәләхов, Минзәлә районында гражданнарның наказлары ничек үтәлүе турында сөйләде. Сайлау кампаниясе барышында, гомумән алганда, 180 наказ килгән, шулардан федераль дәрәҗәдә - 9, республика дәрәҗәсендә - 75 һәм 96сын район дәрәҗәсендә хәл итү таләп ителә.

Айдар Сәлахов сүзләренә караганда, наказлар төрле тармакларга кагыла: юллар, төзелеш, социаль сәясәт, мәдәният, су белән тәэмин итү, мәгариф, төзекләндерү, сәламәтлек саклау, яшьләр сәясәте һ.б. “Килгән наказларны уңай хәл итү ысулларының берсе - объектларны республиканың төзелеш һәм капиталь ремонт программасы кертү, – дип билгеләп үтте Айдар Сәлахов, – ел саен районда 30дан артык “президент программасы” гамәлгә ашырыла. Шулай ук соңгы ике елда 13 илкүләм  проект буенча эш алып барыла. Шул ук вакытта муниципалитетлар, бигрәк тә кече шәһәрләргә һәм район үзәкләренә караган сораулар исемлеге бар, аларны хәл итәргә кирәк».

Шундый сорауларның берсе - юллар. Район буенча автомобиль юлларының гомуми озынлыгы 824 км дан артык. Район юл фондының еллык гомуми бюджеты 39,8 млн. сум тәшкил итә. «Нибары  1,5 - 2 км юлны ремонтлап була, - диде район башлыгы, - шул ук вакытта, асфальт өслек хезмәтенең норматив срогын исәпкә алып, ел саен 8 - 10 км юлны ремонтларга кирәк».

Минзәлә шәһәрендә бүген Элеватор һәм Садак микрорайоннарында актив торак төзелеше алып барыла. Барлыгы 2 меңгә якын участок бүленгән. Айдар Сәлахов билгеләп үткәнчә, вакытта тиешле инфраструктура, шул исәптән әйләнеп узу юлы булмау  үсешне тоткарлый.

“Кергән наказларны гомумиләштереп, безнең тарафтан системалы якын килүне таләп итә торган иң мөһим 20 мәсьәлә исемлеге билгеләнде”, - дип белдерде Айдар Сәлахов.

Бу сорауларның барысы да депутатлар контролендә. Муниципалитетлар белән эшләү нәтиҗәләре буенча парламентарийлар Хөкүмәт адресына тәкъдимнәр белән чыгарга ниятли. Наказларның бер өлеше "Бердәм Россия"нең Халык программасы һәм партия проектлары кысаларында хәл ителергә мөмкин.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International