Дәүләт Советы Донецк халык республикасы, Луганск халык республикасы һәм Украина территорияләрендә махсус операция уздыруга бәйле рәвештә Россия Президенты гамәлләрен хуплады

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе, 13:09

Дәүләт Советы депутатлары Россия Президенты Владимир Путинның Украинаны демилитаризацияләүгә һәм денацификацияләүгә, Донецк һәм Луганск халык республикалары халкына һәрьяклап ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән гамәлләрен хуплады. Бүген парламент утырышында илнең лидерына тиешле Мөрәҗәгать кабул ителде.

"Без, төрле партияләр һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләре булган Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, махсус хәрби операция үткәрелүгә бәйле рәвештә халыкара мәйданда барлыкка килә торган вәзгыятькә борчу белдереп, дәүләтебезнең илкүләм лидеры, Югары Башкомандующий, Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның Украинадагы хәрби куәтне һәм нацизмны бетерү, Донецк һәм Луганск халык республикалары халкына һәрьяклап ярдәм күрсәтү курсына теләктәшлек белдерәбез, – диелә Мөрәҗәгатьтә, – күрше дәүләт территориясендә баручы вакыйгалар, «Кырым язы» тәҗрибәсе кебек үк, алдан күреп махсус хәрби операция үткәрүнең сигез ел буе милләтче формированиеләр тарафыннан Украина көнчыгышында геноцидка дучар ителгән тыныч халыкны үтерүне туктатырлык бердәнбер дөрес, стратегик яктан һәрьяклап үлчәнгән карар булганын дәлилли. Россия хәрбиләренең хәлиткеч гамәлләре тагын да күбрәк корбаннар булдырмауга, Донбасска, Кырымга каршы әзерләнгән һөҗүмнәргә юл куймауга, Россия Федерациясенең илкүләм иминлеген тәэмин итүгә ярдәм итте".

Мөрәҗәгатьтә шулай ук АКШ җитәкчелегендә Көнбатыш илләре, берьяклы мәгълүматларга, фейкларга һәм ачыктан-ачык провокацияләргә таянып, дәүләтебезгә каршы тулы масштаблы икътисадый һәм мәгълүмати сугыш башлап җибәрүе әйтелә. "Моңарчы күрелмәгән санкцияләр кертелде, Россия Федерациясен халыкара дәрәҗәдә изоляцияләргә тырышу бара. Шул ук вакытта төп бурычларның икътисадны какшату, тормыш эшчәнлегенең барлык тармакларында тоталь кризис вәзгыятен булдыру һәм ахыр чиктә Россия Федерациясенең дәүләтчелеген җимерү икәнлеге яшерелми".

"Әлеге вәзгыятьтә, Украинага шактый күләмле финанс чаралары җибәреп һәм аны корал белән тәэмин итеп, безгә дус булмаган илләр, бернигә дә карамастан, гамәлгә ашмаган Киев режимын сакларга омтылалар. Күпсанлы корбаннар һәм тыныч халыкның газаплары – бу сәясәтнең куркыныч һәм котылгысыз бәһасы".

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары әлеге шартларда халкыбызның берләшүен, бердәм булуын аеруча мөһим дип саныйлар. "Без Россия Кораллы көчләренең Югары Башкомандующий тарафыннан куелган барлык бурычларны намус белән үтәүләренә ышанабыз, – диелә Мөрәҗәгатьтә, – Ватаныбызны саклаучыларның көндәлек батырлыгы патриотизмның, антка тугрылыкның, тугандаш халыкка ярдәмгә әзер булуның иң якты үрнәкләренең берсе булып тарихка кереп калачак. Татарстан халкы үзенең каһарманнары белән горурлана һәм батырларның һәлак булуына тирән кайгы кичерә. Республика, һәлак булган хәрбиләрнең туганнарына һәм якыннарына ярдәм күрсәтүне үзенең бурычы дип санап, һәлак булганнарның гаиләләренә Идел буе федераль округында беренчеләрдән булып өстәмә региональ түләүләр кертте".

ТР Дәүләт Советы депутатлары Донбассның азат ителгән территорияләре халкына мөмкин кадәр ярдәм итәргә омтылышта Россия Федерациясенең барлык субъектлары бердәм карашта торуына басым ясыйлар. "Гуманитар ярдәм күрсәтүдә актив катнашучы безнең регионда бу эштә барлык дәрәҗәдәге гавами хакимият, предприятиеләр, партияләр һәм иҗтимагый оешмалар катнаша. Татарстанлылар әйбер җыю пунктларына продуктлар, дарулар, кием-салым һәм шәхси гигиена әйберләре, китаплар, уенчыклар китерә. Хәзерге вакытта сигез йөк машинасында гомуми авырлыгы 100 тоннадан артык булган беренче чиратта кирәкле товар җибәрелде".

Республика мең ярымнан артык мәҗбүри күченеп килүчене кабул итте. Аларга барлык кирәкле медицина ярдәме, социаль ярдәм күрсәтелә, балаларны балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә урнаштыруда, эшкә урнаштыруда булышлык күрсәтелә. 

Хәзерге вакытта икътисадның тотрыклылыгын саклап калу, гражданнарны социаль яклау дәрәҗәсен арттыру буенча илнең Президенты һәм Хөкүмәте тарафыннан чаралар комплексы гамәлгә ашырыла. "Татарстанда кризиска каршы штаблар эшли, дәүләт хакимияте һәм муниципаль хакимият органнары тарафыннан тотрыклылыкны тәэмин итү буенча гамәли адымнар ясала, – диелә Мөрәҗәгатьтә, – Әлеге чараларның барысын да хуплап, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары илебезнең халыкара мәйданда тоткан урынын ныгытуда, Россия Федерациясе күпмилләтле халкының иминлеге һәм мәнфәгатьләре хакына куелган максатларга ирешүдә актив катнашалар".

Ил Президенты адресына Мөрәҗәгать депутатлар Эмиль Хөснетдинов, Артур Габделҗанов, Юрий Камалтынов, Олег Коробченко, Хафиз Миргалимов, Алсу Нәбиева, Эдуард Шәрәфиев тарафыннан кертелгән.

"2014 елдан соң милләтчеләр һәм Украина белән җитәкчелек иткән сәяси көчләр вәзгыятьне шул дәрәҗәгә җиткерде ки, илне гражданнар сугышына китереп кертте. Моны күреп торган Россия милләтчеләрне, "бандеровчылар"ны коралсызландыруга ярдәм итүдән читтә кала алмады, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, документны кабул итү фактын шәрехләп. –Кешеләр үлә. Минск килешүләре үтәлми... Без дәүләт башлыгының, Россия Федерациясе Президентының гамәлләрен хуплыйбыз, шуңа күрә бу мөрәҗәгатьне кабул итәбез».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International