Аерым салым ташламаларын бирү механизмы үзгәрә

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе, 13:21

Дәүләт Советы утырышында оешмалар мөлкәтенә салым турында республика законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проект беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде, аны эшләү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле. Сүз «Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенә үзгәрешләр кертү турында» 2021 елның 29 ноябрендә кабул ителгән  382-ФЗ номерлы Федераль закон турында бара.

Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Салым кодексының 380 статьясындагы 2 пункты белән салым түләүчеләрнең категорияләренә һәм (яисә) мөлкәткә бәйле рәвештә оешмалар мөлкәтенә салым буенча дифференциацияләнгән салым ставкаларын билгеләү рөхсәт ителә. 2023 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә торган,  бары тик күчемсез мөлкәтнең төренә һәм (яисә) аның кадастр бәясенә бәйле рәвештә дифференциацияләнгән салым ставкаларын билгеләү каралган үзгәрешләр кертелде.

«Оешмалар мөлкәтенә салым турында» 2003 елның 28 ноябрендәге 49-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законында салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен киметелгән салым ставкалары рәвешендә оешмалар табышына салым буенча салым ташламалары каралган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International