ТР Экология кодексына үзгәрешләр кертелә

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе, 13:28

Бүген Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев билгеләп үткәнчә, закон проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгына бәйле рәвештә әзерләнгән. Аерым алганда, үзгәрешләр РФ Су кодексына һәм кайбер федераль законнарга кертелгән.

Закон проектында Татарстан Республикасы Экология кодексының 98 статьясына су саклау зоналары чикләрендә урнашкан территорияне балыкчылык өчен әһәмияткә ия булган су объектлары суларындагы иң чик мөмкин булган концентрацияләре билгеләнмәгән пычраткыч матдәләр белән пычратуны тыюны билгеләү турындагы нигезләмә өстәү каралган.

Шулай ук закон проектында Татарстан Республикасы Экология кодексының су хуҗалыгы системасын эксплуатацияләү, шулай ук елганың, күлнең, сусаклагычның яр буе яклау полосасы киңлеген билгеләү турындагы нигезләмәләрендә кулланыла торган терминологияне төзәтү тәкъдим ителә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International