Җирләрнең уңдырышлылыгы турында республика законына төгәлләштерүләр кертелә

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе, 13:30

Бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгы турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кабул ителде, ул республика законнарында кайбер федераль законнарга кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алу зарурлыгына бәйле рәвештә әзерләнгән.

Аерым алганда, федераль закон чыгаручы җир кишәрлекләре милекчеләренең, җирдән файдаланучыларның, җир биләүчеләрнең һәм җир кишәрлекләрен арендага алучыларның авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгын тәэмин итү өлкәсендәге хокуклары, шулай ук авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең дәүләт мониторингын гамәлгә ашыру мәсьәләләрен җайга салу өлешендә өлкәсендәге нигезләмәләрне төгәлләштерде. Федераль законнарның әлеге үзгәрешләрен республика законында чагылдырырга кирәк.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев билгеләп үткәнчә, закон проектына хокук хезмәтләре бәяләмәсе алынган, барлык булган тәкъдимнәр закон проектын икенче укылышка әзерләү барышында исәпкә алыначак.

Закон проектына төзәтмәләр 2022 елның 1 маена кадәр кабул ителә.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International