Халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре турында ачык хисап каралды

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе, 13:41

Татарстан Республикасы Президентының мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре турында мәҗбүри хисабы 2021 ел нәтиҗәләре буенча Дәүләт Советы утырышында каралды. Хисапны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тәкъдим итте.

Әлеге документ Дәүләт Советында 2018 елдан башлап ел саен тыңлана. "Хезмәтләр күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү иҗтимагый контроль формаларының берсе булып тора һәм гражданнарга тиешле мәгълүмат бирү максатларында, шулай ук бәяләнә торган учреждениеләрнең эшчәнлек сыйфатын яхшырту максатларында уздырыла", - дип билгеләде вице-премьер.

Дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә хезмәт күрсәтү шартларын бәяләү хезмәтне оештыру турында мәгълүматның ачыклыгы һәм һәркем файдалана алырлык булу критерийлары, хезмәтләрне күрсәтү шартларының уңайлылыгы, хезмәткәрләрнең сыйфаты һәм тирәнлеге, инвалидларга хезмәт күрсәтү мөмкинлеге, халыкның әлеге хезмәтләрдән канәгать булуы буенча үткәрелде.

2021 елда хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү 198 социаль оешмада, шул исәптән 16 мәдәният оешмасында, 60 сәламәтлек саклау өлкәсендә, 77 мәгариф оешмаларында һәм 45 социаль хезмәт күрсәтү оешмасында үткәрелде. Анкетада 235 мең кеше катнашты.

Ләйлә Фазлыева сүзләренә караганда, узган ел нәтиҗәләре буенча бәяләр югары булып калган. Бәяләү нәтиҗәләре буенча иң күп балларны Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, Алабуга музей-тыюлыгы, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, республика офтальмология хастаханәсе, Яр Чаллы педагогика көллияте, Яр Чаллы технология техникумы, Чистай балалар йорты һәм башка учреждениеләр җыйган.

Бәйсез бәяләү нәтиҗәләре буенча халык иң аз балл билгеләгән оешмалар буенча җитешсезлекләрне бетерү буенча план кабул ителәчәк, әлеге учреждениедә күчмә чаралар уздырылачак, дип билгеләп үтте Ләйлә Фазлыева.

Дәүләт Советы бәйсез бәяләү нәтиҗәләре турында мәҗбүри хисапны игътибарга алды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International