Иҗтимагый палатаның гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү турындагы доклады тыңланды

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе, 14:43

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар ТР Иҗтимагый палатасының "ТРда 2021 елда гражданлык җәмгыяте институтларының торышы һәм үсеше турында" докладын тыңладылар. Аны палата рәисе Зилә Вәлиева тәкъдим итте.

Зилә Вәлиева искәртеп узганча, республиканың Иҗтимагый палатасы җәмгыять һәм хакимиятнең нәтиҗәле хезмәттәшлеген үстерүнең ышанычлы коралы булып тора. 2021 елда палата тарафыннан пандемия куркынычы белән бәйле рәвештә иҗтимагый киеренкелекне киметү, социаль тотрыклылыкны һәм иҗтимагый татулыкны ныгытуны тәэмин итү эшенә аерым игътибар бирелгән. Илкүләм проектларны үтәүгә, сайлау компаниясе һәм Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүгә җәмәгать контроле җулдыру ТР Иҗтимагый палатасы эшчәнлегенең төп юнәлешләре булган. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында комплекслы чаралар республиканың гражданлык активлыгы үсешенә яңа этәргеч биргән.

Палата җитәкчесе сүзләренә караганда, традицион рәвештә гражданнардан килгән 1,5 меңнән артык мөрәҗәгать буенча нәтиҗәле эш башкарыган. Мөрәҗәгатьләрнең төп массасы "финанс пирамидалары"н бетерү белән бәйле, шулай ук башкарма һәм муниципаль хакимият органнарына шикаятьләр саны арткан, алар конкрет җавап урынына формаль язма белән чикләнә. "Ә бит кешеләр мөһим мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итә, - дип билгеләде Зилә Вәлиева. - Шуңа күрә гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча хисап күләмен арттыру яктылыгында без җавапларны формаль түгел, ә конкрет бирүне таләп итәбез".

Милли проектлар кысаларында чараларны гамәлгә ашыру буенча хисап, палата җитәкчесе фикеренчә, халык тарафыннан бәяләү критерие белән тулыландырылырга тиеш. Кешеләр чаралар үткәрү турында тулырак мәгълүмат алырга гына түгел, аларны объектив бәяләүдә катнашырга да тиеш.

2021 елда республика Үзәк сайлау комиссиясе белән берлектә видеоүзәкләр проекты гамәлгә ашырылды, җәмәгатьчеләрнең яңа технологик мөмкинлекләре барлыкка килде. Беренче тапкыр иҗтимагый үзәк ачылды, анда 48 сайлау участогы эше трансляцияләнде. 70 сәгать дәвамында участокларны видеокүзәтү мөмкин булды. Бу эшне оештыру халыкара экспертлар тарафыннан югары бәяләнде.

Министрлыклар һәм ведомстволарның гавами максатларын һәм бурычларын җәмәгать контролендә тоту һәм көчәйтү бурычын үтәү йөзеннән Хөкүмәтнең тиешле карарларына үзгәрешләр кертелде. 2022 елдан аларның нәтиҗәләре буенча иҗтимагый фикер алышу процедурасы кертелә, аның тәртибе Иҗтимагый палата тарафыннан эшләнә.

Докладта кайбер муниципаль берәмлекләрдә иҗтимагый советларның актив һәм нәтиҗәле эшләве билгеләп үтелде. Аларга коммерциячел булмаган секторга һәм гражданлык инициативаларына ярдәм итү функцияләрен көчәйтергә кирәк булачак. Алар халыкның гражданлык активлыгының реаль чагылышы булып тора. Коммерциягә карамаган секторның хәле уңай иҗтимагый климат, дәүләтнең гражданлык инициативаларына игътибары турында сөйли.

2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан РФ Иҗтимагый палатасында "Регион - 21" коммерцияле булмаган секторның сыйфат рейтингында лидерлык позицияләрен саклап калды. Бу социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга даими ярдәм күрсәтү нәтиҗәсе. НКОга инфраструктура ярдәме сизелерлек ныгыды. Финанс чараларын бүлү буенча конкурс процедуралары беренче тапкыр "Грант конкурсы" АИС платформасында үткәрелде.

Татарстанда бердәм грант фонды булдырылды, нәтиҗәдә конкурслар үткәрү һәм акча бүлү кагыйдәләре һәм процедуралары гадиләштерелде. ТР Иҗтимагый палатасы доклады буенча фикер алышуда Дәүләт Советы депутатлары Николай Рыбушкин, Игорь Бикеев, Хафиз Миргалимов, Фадбир Сафин һәм Алсу Тарханова катнаштылар, алар муниципалитетларның грант проектларында катнашу юллары, урыннарда җәмәгать вәкилләренең эш сыйфаты, Россия төбәкләренең иҗтимагый палаталарының эш тәҗрибәсен өйрәнү белән кызыксынды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Иҗтимагый палатаның 2021 елдагы эшчәнлегенә бәя биреп һәм агымдагы елда тагын да активлаштыру бурычлары куеп, Татарстанның иҗтимагый тормышында палатаның зур ролен ассызыклады. "Җәмгыятьне берләштерүне таләп итә торган заманча шартларда иҗтимагый оешмаларның эшен конструктив юнәлештә активлаштырырга кирәк, - диде ул. - Гражданлык җәмгыятенең үсеше күп факторларга, шул исәптән законнарның сыйфатына бәйле, ә алар күбесенчә либераль булып кала. Коммерциячел булмаган иҗтимагый оешмаларга карата шулай булырга тиеш тә. Хакимиятнең алар белән үзара хезмәттәшлеге партнерлык нигезендә төзелергә тиеш".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International