Автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында республика законына үзгәрешләр кертелде

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе, 14:30

«Автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы законы проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатларында эшләнде. Документны Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин тәкъдим итте.

Үзгәрешләр нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары вәкаләтенә гомуми файдаланудагы региональ әһәмияттәге автомобиль юлларыннан файдаланучыларны, шул исәптән юллар фондлары акчаларын туплауны һәм тотуны тикшереп тору системасы аша мәгълүмати тәэмин итү өстәлә.

Федераль закон проекты белән 2023 елның 1 мартыннан барлык дәрәҗәләрдәге юл фондлары акчаларын формалаштыруны һәм куллануны контрольдә тотуның һәркем файдалана алырлык мәгълүмат системасын кертү каралган.

Мәгълүматлар базасында федераль, региональ һәм җирле әһәмияттәге автомобиль юллары, хосусый юллар турында мәгълүмат, шулай ук барлык дәрәҗәдәге юл фондлары акчаларының күләме һәм кулланылышы турында мәгълүмат булачак. "Контроль системасында юлларда, авария-куркыныч участокларында вакытлы чикләүләр турында актуаль мәгълүмат, машина йөртүчеләрдән килә торган юлларның торышы турында мәгълүмат, шулай ук дәүләт һәм муниципаль контрактлар турында белешмәләр булачак. Контроль системасындагы мәгълүматлар һәркем файдалана алырлык булачак, - дип аңлатты комитет рәисе.

Тагын бер үзгәреш юл хуҗалыгында региональ дәүләт контролен җайга салу белән бәйле.

Үзгәрешләр белән дәүләт учреждениеләре инспекторларының күзәтчелек чаралары актларын төзү һәм күрсәтмәләр бирү хокукы, шулай ук Министрлар Кабинетының норматив хокукый акты белән алар өчен квалификация таләпләре билгеләү мөмкинлеге беркетелә.

Әлеге норма турыдан-туры гамәл нормасы булып тормый һәм бары тик Министрлар Кабинетының юл хуҗалыгы өлкәсендә аерым вәкаләтләрне дәүләт учреждениеләренә бирү турындагы карары булганда гына гамәлгә ашырылырга мөмкин.

Закон проекты парламентарийлар тарафыннан беренче һәм өченче укылышта хупланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International