Гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында республика законына үзгәрешләр кертелде

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе, 15:14

Гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатларында эшләнгән.

«Әлеге закон проекты белән законга ике яңа нигезләмә өстәргә тәкъдим ителә», – дип билгеләп үтте депутат Айрат Зыятдинов, социаль сәясәт комитеты тарафыннан кертелгән документны тәкъдим итеп.

Беренче өстәмәләр балигъ булмаганнар балаларга медицина ярдәме стандартларына һәм клиник рекомендацияләргә кертелгән, дару препаратын куллану инструкциясендә күрсәтелмәгән куллану параметрлары буенча кулланыла торган дару препаратларын («офф-лейбл» дип аталучы) билгеләү мөмкинлеге карала. Дару препаратын куллану инструкциясендә күрсәтелмәгән дару препараты күрсәткечләре нигезендә аны куллану рөхсәт ителә торган авырулар яисә хәлләр исемлеге Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнәчәк.

Икенче үзгәреш балалар медицина оешмалары аерым авырулары булган пациентларны аларга егерме бер яшь тулганчы күзәтүне һәм дәвалауны дәвам итә алачагындагы нигезләмәне күздә тота.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International