Депутатлар Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар

2022 елның 26 апреле, сишәмбе, 12:31

Бүген Казанда Туган тел көненә багышланган һәм татар классигы, шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан чаралар уза.  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салды.

Тукай татар матбугаты һәм журналлары оешыруның башында тора, рус һәм чит ил классикларының әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә, шулай ук әсәрләренә иллюстрация кертелгән беренче мөселман шагыйрьләреннән санала.

Тантанада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Дәүләт Советы депутатлары Людмила Рыбакова, Ркаил Зәйдуллин, Рамил Төхвәтуллин, Илшат Әминов катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International