«Мәрхәмәт–Милосердие» берләшмәсе депутатлары «кайнар линия» үткәрделәр

2022 елның 26 апреле, сишәмбе, 15:52

Бүген Казанда, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил офисында бала карау буенча ялда булган хатын-кызлар мәсьәләләре буенча "Хатын-кыз игътибары" телефон "кайнар линияс"е эшләде. Татарстанлылар сорауларына Дәүләт Советының «Мәрхәмәт–Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзалары, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, шулай ук профильле министрлыклар һәм ведомстволар белгечләре җавап бирде.

 “Кайнар линия - килгән мәсьәләләрне анализлау һәм, кирәк булса, системалы рәвештә хәл итү мөмкинлеге”, - диде “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева.

Татарстанлылардан кергән сораулар нигездә балаларны яшәү урыны буенча мәктәпкәчә учреждениеләрдә урыннар белән тәэмин итүгә, хатын-кызларга өстәмә социаль ярдәм чараларына, алимент түләү һәм түләтү тәртибенә, ташламалы ипотека алуга бәйле иде.

Аз керемле гаиләләр өчен 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага айлык түләү, 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен түләүләр, шулай ук хатын-кызлар өчен өстәмә һөнәри белем бирү курслары турында күп кенә сораулар килде. «Халыкка комплекслы мәгълүмат, тиешле аңлатмалар һәм квалификацияле җавап бирү өчен  без кайнар линия эшенә хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау министрлыгы, шулай ук дәүләт хезмәт инспекциясе вәкилләрен җәлеп иттек, – диде Алсу Нәбиева.

"Хатын-кыз игътибары" кайнар линиясе консультацияләр форматында һәм республика хатын-кызлары белән кире элемтә форматында даими нигездә уза. Әлеге акция кысаларында килгән йөзләрчә шалтыратулар гаиләдә-көнкүрештә көч куллануны профилактикалау, көнкүрештә булган уңайсызлыклар һәм конфликтлар, хатын-кызлар сәламәтлеге, хезмәт хокукларын үтәү, балаларны мәгариф учреждениеләренә урнаштыру, пандемия чорында социаль ярдәм күрсәтү, мәктәп туклануын оештыру мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International