Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Россия парламентаризмы көне уңаеннан котлавы

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе, 08:53

Хөрмәтле коллегалар – вәкиллекле хакимият органнары депутатлары! Кадерле татарстанлылар! Сезне чын күңелдән Россия парламентаризмы көне белән котлыйм.

Парламент хакимиятләр бүленеше принцибына нигезләнгән дәүләт һәм җәмгыять хезмәттәшлегенең Конституциядә беркетелгән системасы буларак бүгенге җәмгыять үсешенең мөһим факторы булып тора. Демократик дәүләтләрдә бөтен әһәмиятле карарлар парламент – закон чыгару һәм вәкиллекле хакимият органы тарафыннан кабул ителә. Федераль Собраниенең Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кабул ителгәннән соң арткан роле шушы тенденцияне чагылдыра. Күпмилләтле Ватаныбызга моңарчы күрелмәгән финанс, мәгълүмати һәм санкция басымы шартларында бу алдан күрелгән һәм акланган адым булды. Бүген барлык дәрәҗәдәге депутатларга иҗтимагый-сәяси һәм икътисадый вәзгыять өчен уртак җаваплылык йөкләнә һәм алар тарафыннан көн кадагындагы мәсьәләләрне үз вакытында тиз арада хәл итү алымнары эшләнә.

Татарстан Республикасы, халык хакимияте принципларына таянып, демократия юлыннан ныклы адымнар белән бара, тотрыклылыкны һәм һәрьяклап үсешне саклау өчен барысын да эшли. Парламентарийларыбыз алдында республика хокук базасын алга таба камилләштерү, Россия Федерациясенең яңартылган Төп законы нигезләмәләренә таянып законнарны төзәтү, гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм сайлаучылар наказлары белән системалы эшләү кебек мөһим бурычлар тора... Безнең стратегик максат – икътисадның инновацион үсеше, яхшы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итү, шәхеснең ирекле үсеше өчен уңайлы мохит булдыру, милләтара һәм динара татулыкны ныгыту. Ачыклык, үткәннәргә ихтирам һәм республика халкы, граждан җәмгыяте институтлары, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары белән конструктив хезмәттәшлек, һәрвакыт нәтиҗәле эшләргә омтылыш – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының какшамас төп принциплары.

Шушы истәлекле көндә бөтен татарстанлыларга тынычлык, иминлек, сәламәтлек һәм бәхет, ә халык вәкилләренә карарлар кабул итүдә зирәклек һәм парламент эшчәнлегендә туган республикабыз, илебез хакына уңышлар телим!

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International