Валентина Матвиенко Дәүләт Советы депутатларын Россия парламентаризмы көне белән котлады

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе, 08:57

Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республика парламенты депутатлары адресына Россия парламентаризмы көне уңаеннан котлау телеграммасы юллады, ул гадәттәгечә 27 апрельдә билгеләп үтелә.

"Региональ парламентлар федерация субъектлары халкының турыдан-туры вәкиллегенең мөһим институты булып тора, - дип билгеләп үтелә телеграммада, - барлык чорларда да закон чыгаручыларның эшчәнлеге, барыннан да элек, илнең киләчәктәге үсешенә һәм аның гражданнарының иминлегенә юнәлдерелә. Нәкъ менә шуңа күрә парламентарийлар һәрвакыт үз регионнары проблемаларын тирәннән белә, сайлаучылар белән даими элемтәдә тора, кешеләр мәнфәгатьләренә, аларның көнүзәк ихтыяҗларына таянып, карарлар кабул итә".

"Ышанам, бүген дә, моңарчы күрелмәгән чакырулар шартларында, илебез һәм аның төбәкләре үзләренең иң көчле якларын күрсәтү һәм теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп чыгу өчен берләшкән вакытта, төбәк закон чыгаручылары үз бурычларын мөмкин кадәр профессиональ һәм җаваплы рәвештә башкаралар", - дип ассызыклаган Валентина Матвиенко һәм парламентарийларга яңадан-яңа уңышлар теләгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International