Фәрит Мөхәммәтшинга Вячеслав Володиннан котлау телеграммасы килде

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе, 14:24

Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына Россия парламентаризмы көне уңаеннан котлау телеграммасы юллады.

«Дәүләт Думасының 1906 елгы беренче утырышыннан башлап, борынгы Русьта ук барлыкка килгән халык вәкиллеге традицияләренә нигезләнеп, закон чыгару хакимияте институты буларак парламентаризм тарихы башланды. Россия парламентаризмының күп гасырлык тарихы һәм уникаль үсеш тәҗрибәсе бар, - диелә телеграммада, - Бүген, гражданнарыбызның һәм закон чыгаручыларның ярдәменә таянып, дәүләт иминлеген тәэмин итүгә һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән нәтиҗәле карарлар кабул итү мөһим".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International