КПРФ фракциясе матбугат конференциясе уздырды

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе, 15:16

Бүген Дәүләт Советында матбугат конференциясе узды, аны КПРФ парламент фракциясе әгъзалары уздырды. Парламентарийлар Дәүләт Советының утыз беренче утырышы нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, фракция эшендәге закон проектлары турында сөйләделәр. Журналистларның сорауларына фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов һәм депутат Александр Комисаров җавап бирде.

Хафиз Миргалимов Дәүләт Советының 21 апрельдә узган утыз беренче утырышының төп мәсьәләсе Татарстан башкарма хакимияте органнарының 2021 елда эшчәнлеге турында Хөкүмәт хисабы булуын билгеләп үтте. "Министрлыклар һәм ведомстволарның эш нәтиҗәләренә объектив һәм тулы анализ тәкъдим ителде, - диде ул. - Депутатлар шулай ук Хөкүмәтнең санкцияләр шартларында республиканың тотрыклы социаль-икътисадый үсешен тәэмин итү планнары турындагы күп кенә актуаль сорауларга җаваплар алды".

КПРФ фракциясе әгъзалары республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә апрельдә КПРФ инициативасы белән узган чаралар, депутатларның закон проекты эше турында сөйләделәр һәм якын арада депутат берләшмәсенең планнары белән уртаклаштылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International