Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә ифтар мәҗлесендә катнашты

2022 елның 29 апреле, җомга, 08:19

Күп конфессияле, күп телле һәм күп милләтле илдә мондый очрашулар чын мәгънәсендә вакыйга булып тора. Кичә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә узган ифтар мәҗлесендә шулай дип белдерде. Ифтар мәҗлесе “Рамазан чатыры” мәдәни-хәйрия проекты кысаларында оештырылды. Биредә Татарстан кичәсе узды.

Парламент башлыгы ифтарга җыелган халыкны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, парламент һәм Хөкүмәт, гомумән, Татарстанның бөтен күпмилләтле халкы исеменнән сәламләп, мөселманнар өчен мөһим бәйрәмне оештыручыларның һәммәсенә рәхмәт белдерде. “Бу традицияне сакларга кирәк, безне берләштерә ул. Ифтарда бер-беребезгә тагын да якынаябыз, танышыбызны күрсәк, аңа кул сузабыз”, – диде ул.

Парламент башлыгы, моннан төп-төгәл бер ел элек Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү турында карар кабул итүе өчен, Россия Президенты Владимир Путинга җылы рәхмәт сүзләре ирештерде.

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, ислам – тынычлык сөюче дин. Татарстанда барлык халыкларның традицияләре ихтирам ителә. “Күп мәчетләр төзелде һәм яңартылды, православие храмнары торгызылды. Тынычлык – кадерләп сакланырга тиешле әйбер. Ә безнең ислам дине моңа хезмәт итә, – дип басым ясап әйтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Бары тик тынычлык-татулык булганда гына иртәгесе көн турында уйларга мөмкин".

Еллык мәдәни-хәйрия акциясен, Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Мәскәү хөкүмәте ярдәмендә, башкаланың Диния нәзарәте үткәреп килә. Һәр ел саен мәчет янында мохтаҗларга ифтар күчтәнәчен өләшү оештырыла. Ә чатыр 500 кешене сыйдыра.

Чарада шулай ук Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Мөфти Шәех Равил Гайнетдин, Эчке сәясәт буенча Россия Федерациясе Президенты Идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү департаменты башлыгы Евгений Ерёмин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТРның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Сириянең Россиядәге Илчесе Риад Хаддад, шулай ук Индонезия, Иран, Төркия, Әзәрбәйҗан, Таҗикстан һәм башка илләр илчеләре катнашты.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International