Дәүләт Советы "Хәтер бакчасы" Бөтенроссия акциясен хуплады

2022 елның 30 апреле, шимбә, 13:31

Бүген республика парламенты Аппараты хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган "Хәтер бакчасы" бөтенроссия акциясендә катнашты. Акция Иннополиста узды,  анда  үзәк аллеяда ике йөздән артык чыршы һәм нарат утыртылды.

“Быел “Хәтер бакчасы” бөтенроссия акциясендә 58 меңнән артык татарстанлы катнаша, республика муниципалитетларында сугыштан әйләнеп кайтмаган кешелщребез истәлегенә 350 меңгә якын агач һәм куак утыртачакбыз”, - диде ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов.  Ул Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләренә агачлар утырту, шәһәрләрне яшелләндерү һәм территорияләрне төзекләндерү буенча чараларда һәрдаим  катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

 “Хәтер бакчасы” акциясендә шулай ук республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, Иннополис шәһәрендә яшәүчеләр һәм махсус икътисадый зона хезмәткәрләре катнашты.

Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров һәм Иннополис шәһәре мэры Руслан Шагалиев чарада катнашучыларга рәхмәт белдерделәр.  Алар Россиядә цифрлаштыру елында илнең иң яшь шәһәрендә "Хәтер бакчасы"ның аерым әһәмиятен билгеләп үттеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International