Татарстанда "Бердәм Россия" партиясенең авылларда почта бүлекчәләрен яңарту проектын гамәлгә ашыруга керештеләр

2022 елның 4 мае, чәршәмбе, 15:54

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитетында авыл җирлегендә урнашкан почта элемтәсе бүлекчәләрен модернизацияләүнең партия проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Анда кайбер министрлыклар, муниципаль районнар һәм "Россия почтасы" АҖ "Татарстан почтасы" идарәсе җитәкчелеге вәкилләре катнашты.

Киңәшмәне ачып, ТР Дәүләт Советы Рәисе, "Бердәм Россия" партиясенең сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, 2021 елда партия съездында ил җитәкчелеге авыл халкын почта хезмәтләре белән тәэмин итү проблемаларын хәл итү бурычын куйды, дип билгеләп үтте. Дәүләт башлыгы Владимир Путин 2022-2025 елларда авылда, шулай ук ерак һәм авыр үтеп керә торган урыннарда 25 меңнән артык почта бүлекчәсен планлы яңартуны тәэмин итүне йөкләде. "Бердәм Россия" һәм "Россия почтасы" бөтен ил буйлап почта бүлекчәләрен модернизацияләү барышын контрольдә тотачак төбәк штаблары булдырды. Программаны гамәлгә ашыруга 2022 елда 5 млрд. сум бүлеп бирелгән.

"Соңгы елларда авыл почта бүлекчәләренә аз игътибар бирелүе сер түгел, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. –  Ә бит бу социаль объектлар шәһәрдән, район үзәгеннән еракта яшәүче кешеләр өчен мөһим. Шуңа күрә без Татарстанда әлеге партия проектында актив катнашырга булдык. Хәер, башка күп кенә федераль программалардагы һәм  илкүләм проектлардагы кебек үк".

Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илдус Насыйров, Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары  Альберт Яковлев, Сәламәтлек саклау министры урынбасары  Фәридә Яркәева һәм "Татарстан почтасы" идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов авыл почта бүлекчәләрен модернизацияләүнең партия проектын гамәлгә ашыра башлау турында мәгълүмат бирделәр.

Татарстанда 2022 елда 14 муниципаль районда 15 почта бүлекчәсен модернизацияләү планлаштырыла. Мәсәлән, Тукай районында берьюлы ике почта бүлекчәсе үзгәрәчәк - Кече Шилнә һәм Шилнәбаш авылларында.

Быелгы планга Теләче районының Теләче, Чүпрәле районының Кече Чынлы, Биектау районының Шәпши, Актаныш районының Пучы, Ютазы районы Ютазы, Лаеш районының Столбище, Алексеевск районының Биләр, Әлмәт районының Рус Акташы, Яшел Үзән районының Норлат, Әтнә районының Олы Әтнә, Аксубай районының Иске Ибрай, Чистай районының Каргалы авыллары һәм Яңа Чишмә районы үзәгендәге почта бүлекчәләре дә кертелгән.

Модернизация биналарны капиталь ремонтлауга гына кагылмый, ул шулай ук җиһазларны һәм техник җиһазларны алыштыруны да үз эченә ала. Традицион почта хезмәтләренә өстәмә рәвештә, бүлекчәләрдә дарулар сату мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Бу хезмәт бүлекчә территориясендә аптека пунктында яисә интернет-заказ аша күрсәтеләчәк.  Шулай ук күп кенә яңартылган почта бүлекчәләрендә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр һәм юридик әһәмиятле мәгълүмат алырга да мөмкин булачак.

Министрлыклар вәкилләре сүзләренә караганда, хәзерге вакытта проект документациясен килештерү, төзелеш һәм ремонт эшләре күләмнәрен төгәлләштерү буенча эш алып барыла.

Киңәшмәгә йомгак ясап, Фәрит Мөхәммәтшин авылда почта элемтәсе бүлекчәләрен модернизацияләүнең партия проектын гамәлгә ашыру авыл халкының социаль проблемаларын хәл итүгә ярдәм итәчәк, дип басым ясады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International