Дәүләт Советында Александр Маловның «Слово пахарей войны» дигән китабын тәкъдир итү булды

2022 елның 6 мае, җомга, 15:07

Җиңү көне алдыннан Дәүләт Советында Бөек Ватан сугышы ветераны, танылган журналист һәм публицист Александр Михайлович Маловның «Слово пахарей войны» китабын тәкъдир итү булды. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзалары инициативасы белән оештырылды. Яңа китапны тәкъдир итүдә Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, республика Журналистлар берлеге вәкилләре, ветераннар оешмалары, республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

"Александр Михайлович – сугыш солдатлары, танылган журналист һәм күп кенә китаплар авторы. 95 яшендә ул тагын бер китап чыгарды. Әлбәттә, күпләр аның хәрби батырлыклары турында белә. Александр Малов белән мин аның моннан алдагы китабын чыгару буенча хезмәттәшлек иткәндә якыннанрак таныштым, - дип үзенең истәлекләре белән уртаклашты Римма Ратникова, - ул вакытта Александр Михайлович Берлинга китте, Бөек Ватан сугышында үзе узган урыннарында йөреп, зиратларда, госпитальдә булып, полкташларының каберләренә чәчәкләр салып кайтты. "Кабат Берлинны алды..." дип яздылар аның турында. Бүген дә ул безнең арада, өлкән яшьтә булуына карамастан, актив эшләвен дәвам итә".

«Слово пахарей войны» китабында Ватан өчен көрәшкән Татарстан фронтовиклары истәлекләре тупланган. Автор әлеге җыентыкта гади солдатларның язмышын, аларның уй-фикерләрен, төрле тармакларда хезмәт иткән ветераннар турында Татарстан предприятиеләренең ведомство газеталарында бастырылган очеркларны  берләштерә алган. Аерым бүлек Советлар Союзы герое исеменә тәкъдим ителеп тә аны алмаган солдатларга һәм офицерларга багышланган.

"Бу китапның кыйммәте шунда ки, ул Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм ветераннарның истәлекләрен саклый, гади кешеләрнең, солдатларның сугышта күргәннәрен бәян итә. Ул вакыйгаларда катнашучылар фронтка ничек эләгүләре, кешелек тарихында иң канкойгыч сугышта ничек хезмәт итүләре һәм ничек исән калулары турында сөйлиләр, - диде Александр Малов, – фронтка эләккәнчегә кадәр, мин Казаннан ары киткәнем булмаган иде. Сугыш елларында мин дөньяны таныдым, дуслыкның, үзара ярдәмнең кыйммәтен чын-чынлап белә алдым, шул ук вакытта әшәкелек, хыянәт һәм кайгы хисенә төшендем".

Александр Михайлович Малов 1926 елның 2 октябрендә ТАССРның Кайбыч районы Иске Курбаш авылында туган. 1943 елда ул фронтка алына. 3 нче гвардия танк армиясенең 57 нче авыр танк полкы составында бронетранспортерның механик-йөртүчесе булган. Разведка бүлегендә булганда, Александр Малов берничә тапкыр көчле ату астында дошман урнашкан территорияләрдә үтеп керә.

Александр Михайлович Украина, Польша, Германия, Чехословакияне азат итү өчен зур сугышларда катнаша. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, III дәрәҗә Дан ордены, "Батырлык өчен", "Берлинны алган өчен", "Праганы азат иткән өчен" медальләре белән бүләкләнә.

Җиңү көнен Александр Малов Берлинда каршылый. Ул 1949 елда гына демобилизацияләнә. Аны әти-әнисе һәм ике апасы көтә. Абыйсы Михаил Ленинград блокадасын өзгәндә һәлак була.

1963 елда Александр Малов Ломоносов исемендәге МДУ журналистикасы факультетын уңышлы тәмамлаган. Сугыштан соңгы чорда Сталинское Знамя», «Комсомолец Татарии», «Советская Татария» газеталарында, «Коммунист Татарии» журналында эшли. Юность моя опаленная», «В центре событий века» автобиографик китаплары авторы.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International