Дәүләт Советы командасы җиңел атлетика буенча турнирда 4 урынны яулады

2022 елның 21 мае, шимбә, 13:14

Бүген Казанның Үзәк стадионының җиңел атлетика манежында ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында турнир узды. ТР Дәүләт Советы Аппараты командасы җиңел атлетика буенча ярышларда 4 нче урынны алды.

Татарстан Республикасының төрле министрлыкларыннан һәм ведомстволарыннан 23 команда үзләренең спорт осталыкларын, чыдамлылыгын һәм тизлеген күрсәтте. Катнашучыларга эстафетаны 4 тапкыр 100 метрга йөгерергә кирәк иде.

Җирәбә буенча  ТР Дәүләт Советы командасы эстафетаның дүртенче йөгерешендә республиканың сәнәгать һәм сәүдә, экология һәм табигый байлыклар, юстиция министрлыклары командалары белән бергә катнашты. Бу этапта ТР Дәүләт Советы Аппараты командасы беренче булды, ә гомумән алганда, ул, узган сезон позициясен сизелерлек яхшыртып, 4 нче урынны алды.

Спартакиадада ТР Дәүләт Советы данын Алмаз Бикмөхәммәтов, Элина Фирсова, Тимур Кормаев, Виктория Сагадеева (тренерлар - Ирина һәм Светлана Востриковалар) якладылар.

Команданы котлыйбыз һәм яңа спорт җиңүләре телибез!

Эстафета нәтиҗәләре буенча беренче урынны – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты командасы, икенче урынны – ТР Президенты Аппараты командасы, өченче урынны ТР Хисап палатасы командасы яулады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International