Фәрит Мөхәммәтшинга котлау телеграммалары килә

2022 елның 23 мае, дүшәмбе, 17:49

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына 75 яшьлек юбилее уңаеннан котлау телеграммалары килә.

"Сезнең күренекле хезмәт юлыгызны Ватанга фидакарь хезмәт итүнең үрнәге дип атарга мөмкин, - диелә РФ Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко телеграммасында, - Татарстан Республикасы хакына нәтиҗәле эш елларында Сез аның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керттегез, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен күп нәрсә эшләдегез. Сез ватандашларыгызның ышанычын яулаган кеше буларак, хезмәттәшләрегез һәм фикердәшләрегез алдында да бәхәссез абруйга ия. Ышанам, Сезнең һөнәри һәм шәхси сыйфатларыгыз, җитәкче сәләтегез, билгеләнгән максатларга ирешә алуыгыз киләчәктә дә Россия Федерациясе субъектының потенциалын ныгытуга ярдәм итәр».

Фәрит Мөхәммәтшинга котлау сүзләрен РФ Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин юллады. «Сез Татарстанда тормыш сыйфатын яхшырту өчен күп нәрсә эшлисез, республиканың социаль-икътисадый үсешен законнар белән тәэмин итәсез, - дип ассызыклады Россия парламентының түбән палатасы җитәкчесе, - гражданнарыбызның сорауларын, аларның фикеренә һәм ярдәменә таянып хәл итәсез. Сезнең тәҗрибәгез, һөнәри осталыгыгыз һәм эшкә җаваплы каравыгыз хөрмәткә лаек».

Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенкодан да телеграмма килде. "Хезмәттәшләрегезнең ышанычы һәм туганнарыгызга, дусларыгызга һәрьяклап ярдәм итү Сезгә хезмәт эшчәнлегендә көч бирсен һәм яңа биеклекләргә ирешүгә этәрсен", - дип теләгән ул.

Казакъстан Республикасы Парламентының Мәҗлис Рәисе Ерлан Кошанов үз котлавында Фәрит Мөхәммәтшинның Казакъстан һәм Татарстан арасындагы парламентара хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш кертүен билгеләп үтте. "Сезнең күпьеллык дәүләт эшчәнлегегез ил эчендә дә, аннан читтә дә зур хөрмәт казанды, - диелә телеграммада. - Казакъстан белән Татарстан арасында урнашкан, Казакъстан һәм Россиянең стратегик партнерлыгы принципларына, шулай ук казах һәм татар халыкларының күпгасырлык мәдәни-тарихи элемтәләренә нигезләнгән яхшы мөнәсәбәтләр киләчәктә дә ике як мәнфәгатьләрендә ныгыр дип ышанам».

“Бердәм Россия” партиясе рәисе Дмитрий Медведев та Фәрит Мөхәммәтшинга котлау телеграммасы юллады. «Сезнең эшлекле сыйфатларыгыз, компетенцияләрегез һәм эшкә сәләтлелегегез хезмәттәшләрегез тарафыннан югары бәяләнгән, ә «Бердәм Россия» партиясенең Югары советы составында да, партиянең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре постында да Сезнең эшчәнлегегез алыштыргысыз, - диелә телеграммада, - Сез Татарстан Республикасы халкының проблемаларына һәм мөрәҗәгатьләренә игътибарлы карауны, гражданнар инициативаларына ярдәм күрсәтүне дәвам итәрсез, дип ышанам».

Котлау телеграммалары Россия субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары җитәкчеләреннән, Россия Федерациясе төбәкләре башлыкларыннан, Россия Федерациясе парламенты депутатларыннан һәм сенаторларыннан, Казанда аккредитацияләнгән чит дәүләтләрнең дипломатик вәкиллекләре җитәкчеләреннән килде.

Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Корылтае рәисе Константин Толкачев Фәрит Мөхәммәтшинны үзенең "ВКонтакте" битендә тәбрикләде: "Бүген бөтен Россиядә һәм аннан читтә ихтирам казанган, озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә, - дип язды ул. - Мөгаен, Россиядә безнең кебек үзара якын, туган булган ике башка төбәк табып та булмыйдыр, Татарстан Дәүләт Советы белән Башкортстан Дәүләт җыены арасындагы кебек тыгыз һәм нәтиҗәле багланышлар башкаларга үрнәк булып торырлык. Сезгә чын күңелдән күп елларга нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, алга таба эшегездә яңа уңышлар телим!"

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International