Фәрит Мөхәммәтшин авыл халкын файдаланылмый торган авыл хуҗалыгы объектларын һәм "хуҗасыз" җирләрне кулланырга чакырды

2022 елның 24 мае, сишәмбе, 17:36

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мөслим районында авыл халкының эшмәкәрлек активлыгын  арттыру мәсьәләләре буенча зона киңәшмәсе үткәрде. Семинарда район һәм авыл җирлекләре башлыклары, фермер хуҗалыклары һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, республиканың көнчыгыш зонасына керүче 14 районның авыл хуҗалыгы кооперативлары вәкилләре катнашты.

Бу инде быел май аенда планлаштырылган шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү буенча өченче шундый семинар, беренче икесе Буа һәм Кукмара районнарында узды. Якын арада фермерлар белән очрашу Чирмешән районында узачак. Гомумән алганда, республикада авыл халкының эшмәкәрлек активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре традициягә әйләнде һәм 2010 елдан бирле үткәрелә.

Мөслим муниципаль районына килгәч, Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, район башлыгы Альберт Хуҗин, Дәүләт Советы депутатлары озатуында, Мөслим районы предприятиеләре һәм оешмалары, фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары продукциясе күргәзмәсен карады.

Мөслим районының "визит карточкасы" – кошчылык фермалары. Узган ел районда 30 кошчылык мәйданчыгы эшләсә, быел алар 35кә җитте. Соңгы елларда бу тармакка инвестицияләр күләме якынча 1 млрд. сум тәшкил иткән. Альберт Хуҗин билгеләп үткәнчә, район фермерлары производствода яңа технологияләрне киң кулланалар. Мөслим районы кош ите җитештерү буенча республикада - 6 нчы, ә фермер хуҗалыклары арасында - беренче урында.

Һичшиксез, бүген кошчылык өчен инкубация йомыркасы буенча импортны алыштыру мәсьәләләре беренче планга чыга. Әйтик, казлар үрчетү белән шөгыльләнүче Мөслим «Агролидер» кооперативы ана казларның  баш санын саклап калып, инкубация йомыркасын җитештерә. Кооператив ел саен 120 меңнән артык каз бәпкәсе чыгара. Гомумән алганда, районда шәхси хуҗалыклар 100дән 2000 башка кадәр каз үстерәләр.

Көнчыгыш зонадагы фермер хуҗалыкларының эш нәтиҗәләре турында пленар утырыш кысаларында җентекләп фикер алыштылар.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында Татарстан Президенты куйган авыл халкының эшмәкәрлек  һәм социаль активлыгын арттыру буенча бурычлар турында искәртте. «Ил өчен яңа чакырулар шартларында азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре аеруча актуальләшә бара, - дип басым ясады ул. - Беренче чиратта кирәкле товарлар, халыкны эш белән тәэмин итү, система барлыкка китерүче оешмаларның өзлексез эшләвен көйләү яңа шартларга җайлашу өчен бизнеска ярдәм күрсәтү өстенлекле максат булып тора.

Тулаем алганда, Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, табигать шартлары начар булганда да карамастан, республиканың агросәнәгать комплексы узган елны яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлады. Быел 480 мең гектарга якын мәйданда көзге культуралар чәчелгән. Сабан культуралары 1265,5 мең гектардан артык мәйданны тәшкил итә (69%).

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, республикада шәхси хуҗалыкларны һәм фермер хуҗалыкларын үстерүгә зур игътибар бирелә. «Бүгенге көндә кече шәхси хуҗалыклар - 470 меңнән артык,  4 меңнән артык фермер хуҗалыгы һәм 300 дән артык авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы бар, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Ел саен кече хуҗалыкларга ярдәм итү өчен грантлар һәм субсидияләр рәвешендә 2 млрд.сумнан артык акча бүлеп бирелә. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү»дәүләт программасын финанслауга миллиард ярым сум акча салынган. Бу республиканың 34 районында 5 мең кв. м. торак, 84 объект төзергә, биналарны һәм корылмаларны капиталь ремонтларга мөмкинлек бирәчәк. Сыерларның баш саны -1840, симертелә торрган  мөгезле эре терлек -1626, атлар-840, кош-корт 540 мең башка артачак дип көтелә".

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, районнарда хуҗалыкларның нәтиҗәлелеген арттыру өчен резервлар бар. Дәүләт Советы Рәисе шундый резервларның берсе буларак файдаланылмый торган авыл хуҗалыгы объектларын һәм "хуҗасыз" җирләрне атады. "Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тарафыннан 4,6 млн. гектардан артык авыл хуҗалыгы җирләренә мониторинг үткәрелде, - диде парламент башлыгы. - Заманча цифрлы технологияләр ярдәмендә 113 мең гектар ташландык хәлдәге сөрү җире барлыгы  ачыкланды. Бу тискәре күренеш Көнчыгыш зонаның кайбер  районнарына да  хас. Бу мәсьәләне хәл итүгә игътибарны көчәйтергә һәм ташландык җирләрне эшкә җәлеп итәргә кирәк".

Киңәшмәдә республика авыл хуҗалыгы тармагының торышы һәм авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча бурычлар турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров чыгыш ясады. Көнчыгыш зонадагы районнарының 2021 елдагы эшенә анализ ясап, ул авыл җирлекләре башлыкларын дәүләт ярдәме чараларын куллануның нәтиҗәлелеген арттыру өчен барлык көчләрне җәлеп итәргә, ә фермерларга бирелгән мөмкинлекләрдән активрак файдаланырга чакырды.

Киңәшмә ел саен үткәрелә торган «Иң яхшы авыл җирлеге», «Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык», «Иң яхшы гаилә фермасы», «Иң яхшы авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе»номинацияләре буенча республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

Зона киңәшмәсендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, парламент депутатлары, Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Тукай, Ютазы муниципаль районнары вәкилләре катнашты.

  

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International