Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Россия"партиясенең кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте

2022 елның 25 мае, чәршәмбе, 12:50

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте. Татарстанлылар актуаль мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр.

Казан шәһәре Думасы депутаты, "Барысы да балалар өчен" оешмасының гамәлгә куючысы Далия Гайнанова "Бердәм Россия" партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә инвалид балаларның ата-аналары өчен, башкарма һәм муниципаль хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар һәм бизнес вәкилләрен җәлеп итеп, "кайнар линия" оештыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренә караганда, мөмкинлекләре чикле балалар туганда, күпчелек ата-аналар ярдәм турында кирәкле мәгълүмат булмау белән очраша. Инвалид балаларга һәм аларның ата-аналарына тормышның барлык стадияләрендә ярдәм күрсәтү өчен кызыксынучы якларның эшчәнлеген маршрутизацияләү алгоритмын координацияләүче җаваплы ведомство билгеләргә кирәк.

Фәрит Мөхәммәтшин проблемага борчылуын белдерде һәм "Бердәм Россия" нең төбәк бүлеге башкарма комитетына ТР Хөкүмәтенә мөрәҗәгать итү өчен документлар пакетын әзерләргә кушты.

Казанның 6нчы гимназиясе волейбол секциясе командасы тренерлары, гимназиянең физкультура укытучылары Илнур Хәлимов һәм Сергей Сергеев балаларның "Зенит-Казан" һәм "Динамо-АкБарс" командалары спортчылары белән очрашуын оештыруда ярдәм күрсәтүләрен сорадылар.

ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, мондый очрашулар волейбол белән шөгыльләнүче балаларны кызыксындыру өчен бик мөһим. Ул Мәктәп волейбол лигасы командаларының Татарстанның танылган командалары профессионаллары белән даими очрашуларын яңартырга тәкъдим итте.

Казанның Киров районы пенсионеры Наталья Шәрәфиева ишегалды территориясен төзекләндерү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итте. Балалар мәйданчыгы янында иске агачлар үсә, дип хәбәр итте ул, аларның ботаклары балалар һәм өлкәннәр тормышына куркыныч тудыра.

Партиянең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин бу мөрәҗәгатьне дә партиянең республика штабы контроленә алырга йөкләмә бирде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International