Фәрит Мөхәммәтшин Чирмешәндә шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча зона киңәшмәсе уздырды

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе, 16:19

Бүген Чирмешән районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү һәм авыл халкының эшмәкәрлек активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона киңәшмәсе узды, анда район һәм авыл җирлекләре башлыклары, фермер хуҗалыклары һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, республиканың Кама аръягы зонасына керүче 10 районнан авыл хуҗалыгы кооперативлары вәкилләре катнашты. Семинарны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Чирмешән районында фермерлар белән традицион очрашу агымдагы елның май аенда планлаштырылган зональ киңәшмәләр кысаларында йомгаклау киңәшмәсе булды. Беренче өченчесе Буа, Кукмара һәм Мөслим районнарында узды. Әлеге семинар-киңәшмәләр нәтиҗәләре буенча беркетмә төзеләчәк, анда фермерлар күтәргән барлык проблемалы мәсьәләләрне чагылдырачак. Аннары аларны, мөмкин булганча, дәүләт ярдәме программалары аша хәл итү бурычы куела. Фәрит Мөхәммәтшин узган семинарлар нәтиҗәләре буенча кабул ителгән беркетмәнең барлык пунктлары да үтәлгән булуын әйтте.

Икътисадның нигезен игенчелек һәм терлекчелек тәшкил иткән Чирмешән районында киңәшмәдә катнашучылар Лашман авылында булдылар, анда "Багетный" авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм "Чирмешән" кулланучылар кооперативы эше белән таныштылар. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм Дәүләт Советы депутатлары район үзәгендәге муниципалитетлар вәкилләренә кушылдылар. Биредә район мәдәният йорты фойесында җирле предприятиеләр һәм оешмалар, фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде.

Пленар утырышта Кама аръягы зонасы районнарының шәхси хуҗалыклар һәм фермер хуҗалыклары эшенә йомгак ясалды. Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, республикада авылда кече хуҗалыкларны үстерүгә аерым игътибар бирелә. Ел саен республика бюджетыннан бу максатларга грантлар һәм субсидияләр рәвешендә 2 млрд.сумнан артык акча бүлеп бирелә. 2016 елдан шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме турында республика законы гамәлдә. Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, быел барлык ярдәм чаралары да сакланачак. Моннан тыш, федераль финанслау сакланганда, элекке дәрәҗәдә республика бюджетыннан акча күләме 8% ка артачак.

Инде бүген үк Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясенең 50% тан артыграгы республика фермерлары тарафыннан җитештерелә. Республикада 470 меңнән артык шәхси хуҗалык, 4 меңнән артык фермер хуҗалыгы һәм 300 дән артык авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы эшли.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, районнарда кече хуҗалыклар эшенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен резервлар бар. Ул авыл җирлекләре башлыкларын шәхси хуҗалыкларны үстерү өчен дәүләт тарафыннан бирелә торган мөмкинлекләр турында авыл халкы арасында аңлату эшләре алып барырга, ә авыл халкын барлык программаларда активрак катнашырга чакырды.  

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов та авыл халкына шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать итте. Үзенең докладында ул барлык ярдәм чаралары турында җентекләп сөйләде. Моннан тыш, ул үз чыгышында авыл хуҗалыгы тармагының торышы турында сөйләде, Авылда хезмәт активлыгын арттыру буенча республика Президенты куйган бурычларны билгеләде.

Бүгенге семинар белән без авыл халкының эшлекле һәм социаль активлыгын арттыруга багышланган чаралар сериясен тәмамладык, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, журналистлар белән аралашканда, - дүрт зонада уздырылган киңәшмәләрдә барлык муниципаль районнардан вәкилләр катнашты. Республика авылда үз бизнесын үстерергә, үз эшен, фермер хуҗалыгын яки шәхси хуҗалыгын башларга яки ныгытырга теләүчеләргә зур финанс ярдәме күрсәтә. Район һәм авыл җирлекләре башлыкларының бурычы –актив кешеләрне табу һәм аларга авылны үстерү буенча дәүләт программалары һәм дәүләт ярдәме чаралары турында хәбәр итү, документлар әзерләүдә, проектларны яклауда ярдәм итү. Мөмкинлекләр зур, алардан тулысынча файдаланырга гына кирәк. Өстәвенә, субсидияләр һәм грантлар иң отышлы шартларда бирелә. Болар барысы да авыл халкы өчен эшләнә".

Зона киңәшмәсе республиканың фермер хәрәкәтенең иң яхшы вәкилләрен, «Иң яхшы авыл җирлеге», «Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык», «Иң яхшы гаилә фермасы», «Иң яхшы авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе» номинацияләре буенча ел саен үткәрелә торган республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды.

Зона киңәшмәсендә Аксубай, Алексеевск, Әлки, Зәй, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чистай, Чирмешән муниципаль районнары вәкилләре катнашты.

  

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International