Казанда республиканың беренче Премьер-министры Мөхәммәт Сабиров яшәгән йортка мемориаль такта куйдылар

2022 елның 27 мае, җомга, 12:51

Бүген Казанда ТАССР Министрлар Советы Рәисе, Татарстан Республикасының беренче Премьер-министры Мөхәммәт Сабировка мемориаль такта ачу тантанасы булды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, парламент депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, киң җәмәгатьчелек, Мөхәммәт Галләм улының туганнары һәм якыннары катнашында уздырылган чара танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесенең тууның 90 ел һәм ТАССР оешуга 102 ел тулуга багышлап үткәреде (1920 елның 27 маенда "Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы турында" Указ имзаланган).

«Бүген без республиканың һәм гомумән Россия Федерациясенең күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе истәлегенә мемориаль такта ачабыз, – дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин тантанада катнашучыларга, – мин Мөхәммәт Галләм улы белән Әлмәт чорыннан ук таныш идем. Үз эшенең остасы, Уфа нефть институтын тәмамлаган, төрле вазыйфаларда, шул исәптән партия эшендә дә эшләгән шәхес. Катлаулы елларда «Татнефтегазстрой» берләшмәсен җитәкли, республиканың көньяк-көнчыгышындагы күпчелек  төзелеш-монтаж эшләрен, шул исәптән атаклы Уренгой – Помары – Ужгород магистраль газүткәргечен дә аның җитәкчелегендә әлеге коллектив башкара. Дәүләт дәрәҗәсендә мөһим булган әлеге бурычны без зур уңышлар белән  үтәдек".

Фәрит Мөхәммәтшин Мөхәммәт Сабировны һәрвакыт үз позициясен яклый торган принципиаль шәхес буларак бәяләде. Аерым алганда, Мөхәммәт Галләм улы базарга «йомшак» керү ягында булган җитәкчеләрнең берсе. Аның асылы – халык хуҗалыгы тармакларын һәм гражданнарны яңа чынбарлыкка әзерләү, шул ук вакытта җитештерү һәм төзелеш күләмнәрен саклап калу. «Бу программа республика Хөкүмәте тарафыннан уңышлы гамәлгә ашырылды, шуңа күрә икътисадның "базар рельсларына" күчүенең тискәре нәтиҗәләре минимальләштерелде", - дип басым ясады парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин Мөхәммәт Сабировның федераль үзәк белән конструктив диалог булдыруда зур ролен билгеләп үтте. Аның турыдан-туры катнашында Россия һәм Татарстан дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләтләр алмашу турындагы Шартнамәне реаль эчтәлек белән тутырган 12 хөкүмәтара килешүгә кул куелган.

1995-1999 елларда Мөхәммәт Сабиров ТР Дәүләт Советы халык депутаты, Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы итеп сайлана. "Закон чыгару хакимиятендә мондый кешеләрнең эшләве парламентның абруен күтәрде", - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

"Дәүләт белән идарә итүдә гади еллар беркайчан да булмый, - дип билгеләп үтте Рөстәм Нигъмәтуллин, - әмма Мөхәммәт Галләмовичка Хөкүмәттә бер икътисади рәвештән икенчесенә күчкән чорларның берсендә эшләргә,  аеруча катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә туры килгән. Бәхетебезгә, ул елларда республика белән Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм аның фикердәшләре идарә иткән".

Фәрит Мөхәммәтшин, тантана тәмамланганнан соң, журналистлар белән аралашканда, республикада Татарстанны үстерүдә фидакарь көчен куйган күренекле шәхесләребез истәлеген мәңгеләштерү буенча чаралар дәвам итә, дип билгеләп үтте. "Безнең республиканың көче – күпмилләтле халкыбыз һәм Татарстан үсешенә зур өлеш керткән кешеләр турында саклаган хәтер, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, – Без бу традицияләрне буыннан-буынга тапшырабыз, шул рәвешле яшьләрне тәрбиялибез».

Мөхәммәт Сабировның кызы Гүзәл Волкова Сабировлар гаиләсе озак еллар бәхетле яшәгән йорт диварына мемориаль такта урнаштыру турында карар чыгарган өчен  республика җитәкчелегенә,  әтисе турында матур истәлекне мәңгеләштерү инициативасы белән чыккан өчен анда яшәүчеләргә зур рәхмәт белдерде. 

Мемориаль такта Мөхәммәт Сабиров 1995–2015 елларда яшәгән йорт диварында урнаштырылган. Аның авторы – скульптор, Казан сәнгать училищесын, В.И. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институтын тәмамлаган Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Фәнил Вәлиуллин.

Белешмә өчен:

Мөхәммәт Галләм улы Сабиров 1932 елның 29 мартында Башкорт АССРның Кушнаренко районы Яңа Кормаш авылында туа. Уфа нефть институтын, СССР халык хуҗалыгы академиясен тәмамлый.

1955-1965 елларда – «Әлмәтбурнефть» трестның 2 нче бораулау конторасының җитештерү-техник бүлеге инженеры, трест бүлеге башлыгы урынбасары, партия комитеты секретаре.

1965-1968 елларда – КПССның Әлмәт шәһәр комитетының икенче секретаре.

1968-1981 елларда – «Востокмонтажгаз» тресты идарәчесе (Әлмәт).

1981-1984  елларда – «Татнефтестрой» җитештерү берләшмәсе башлыгы (Әлмәт).

1984-1989 елларда  – ТАССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары.

1989-1995 елларда – ТАССР Министрлар Советы Рәисе, Татарстан Республикасы премьер-министры.

1995-1999 елларда – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының халык депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы.

2001 елдан – «Туган Жир» – «Родная Земля» Татарстан халыкларының тарихи-мәдәни мирасы иҗтимагый фонды президенты.

2015 елның 9 мартында озак авырудан соң вафат булды.

Казанның Арча зиратында җирләнгән.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International