Округларда депутат атнасы

2022 елның 30 мае, дүшәмбе, 13:29

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар республика мәктәпләрендә булдылар һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын уку елы тәмамлану белән котладылар, гражданнарны кабул иттеләр һәм үз округларында сайлаучылар белән очраштылар.

27 майда Казанда пенсионерлар арасында XII Республика спартакиадасы финалы булды, анда Татарстан районнарыннан 20дән артык команда катнашты. Ярышларда катнашучылар дартс, өстәл теннисы, җиңел атлетика, йөзү, ату буенча ярыштылар. Спартакиадада җиңүчеләрне Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова сәламләде. «Сез безгә кайсы яшьтә дә спорт белән шөгыльләнергә мөмкин булуын раслыйсыз. Республикада моның өчен барлык шартлар да тудырылган, һәм спорт объектлары төзелеше дәвам итәчәк. Сезгә уңышлар һәм сәламәтлек телим!» - диде ул.

27 майда Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары, партиянең Татарстандагы иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Камил Садриев гражданнарны кабул итте. Депутатка үз сораулары белән Казан, Биектау һәм Спас районнары халкы мөрәҗәгать итте.

Бөреле җәнлек совхозы бистәсендә яшәүче кешене әлеге авылдагы гомуми  эшләрнең торышы борчый. Ул авыл хуҗалыгын үстерү һәм тулаем авылның икътисади үсеше буенча үз тәкъдимнәрен җиткерде. Камил Садриев гражданның дәлилләрен тыңлады. Депутат әлеге инициативаларны өйрәнү өчен республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгына җибәрәчәк.

Спас районы пенсионеры республикада «сугыш чоры балалары» дигән ташламалы категорияне раслау һәм тиешле түләүләрне гамәлгә ашыру турындагы мәсьәләне күтәрде. Парламентарий федераль үзәккә әлеге инициатива җибәрелгән булуын әйтте. Республикада сугыш чоры балалары мәсьәләсе аерым контрольдә тора.

Узган атнада төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 38 татарстанлы мөрәҗәгать итте. Кергән мөрәҗәгатьләрне Дәүләт Советы депутатлары карады, һәм сорауларның яртысыннан артыгы гариза бирүчеләр файдасына хәл ителде.

Аерым алганда, Дәүләт Советы депутаты Иван Егоровка Казанда яшәүче бер хатын-кыз мөрәҗәгать итте, ул аның беренче катта урнашкан фатирына еш кына караклар керүе турында сөйләде. Депутат пенсионер ханымның фатирында сигнализация урнаштырырга ярдәм итәчәк.

Казаннан бер инвалид, Дәүләт Советы депутаты Айрат Зыятдиновка ярдәм сорап мөрәҗәгать итте –COVIDкичергән пенсионерга реабилитация кирәк. Мәсьәлә хәл ителде.

Дәүләт Советы депутаты Илшат Ганиев инвалид булган яшь ир-атка эшкә урнашуда ярдәм итте.

26 май көнне Халыкара сервис көллиятендә рус телен белүгә квест узды. Интерактив уенда көллиятнең беренче курс студентлары, булачак пешекчеләр, икмәк пешерүчеләр, кунакханә сервисы белгечләре көч сынашты. Чарада катнашучыларны Дәүләт Советы депутаты Ольга Воронова сәламләде. Депутат җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. «Туган телеңне, рус, татар, чуаш, мордва телләрен белү бик мөһим. Тел – ул халыкның мәдәни кыйммәте, аны сакларга, баетырга һәм буыннан-буынга тапшырырга кирәк", - дип мөрәҗәгать итте Ольга Ворнова студентларга.

25 майда Казан шәһәре Киров районының 15нче татар гимназиясендә тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Әлеге әһәмиятле вакыйга белән шефлыкка алынган гимназияне тәмамлаучыларны Дәүләт Советы депутаты, Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Габдуллаҗанов котлады. Ул кичәге укучыларга хәзер алар алдында бик күп юллар һәм мөмкинлекләр ачылуын һәм дөрес юл  сайлау гына кирәклеген искәртте. Эдвард Габдуллаҗанов чыгарылыш сыйныф укучыларына сәламәтлек, уңышлар, аларның барлык максатларга ирешүләрен теләде.

25 майда Дәүләт Советы депутаты Ольга Воронова Советлар Союзы герое К.Б. Кузнецов исемендәге Кадетлар интернат-мәктәбе һәм Идел буе районының 82-нче мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучыларын укуларын тәмамлау белән котлады. "Сез имтиханнарны уңышлы рәвештә башкарып чыгачаксыз дип ышанам. Мин сезгә чын күңелдән көч, энергия һәм үз-үзегезгә ышаныч телим. Сезнең күбегез нинди һөнәр һәм тормыш юлын сайлаячагын белә инде. Сезнең сайлавыгыз аңлы булсын, кыенлыкларны җиңәргә өйрәнегез һәм куелган максатка  ныклы адымнар белән атлагыз», - диде ул.

Ольга Воронова шулай ук укучыларга белем алырга ярдәм иткән, аларда мөһим кешелек сыйфатлары тәрбияләгән укытучыларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

25 майда 4нче интернат-гимназияне тәмамлаучыларны Дәүләт Советы депутаты Владимир Вавилов котлады һәм аларга имтиханнарны уңышлы тапшыруларын, дөрес һәм кирәкле һөнәр сайлауларын теләде.

25 майда Казанның Авиатөзелеш районында Дәүләт Советы депутаты Рамил Әхмәтов 36-нчы гимназияне һәм 77-нче мәктәпне тәмамлаучылар белән очрашты.

«Соңгы кыңгырау - ул һәрвакыт дулкынландыргыч, тантаналы, әмма сезнең, педагоглар һәм, әлбәттә, ата-аналар өчен бераз моңсу вакыйга. Сезнең алда яңа, әлегә билгесез юллар, ачышлар, шатлыклар, җиңүләр һәм кайчакларда җиңелүләр көтә. Сезгә уңышлар, хезмәт сөючәнлек һәм тырышлык, куелган максатларга ирешүегезне телим", - дип мөрәҗәгать итте чыгарылыш сыйныф укучыларына Рамил Әхмәтов.

Быел Татарстан башкаласында  9 һәм 11 нче сыйныфларны тәмамлаучы 18 мең укучы өчен соңгы кыңгырау чыңлады.

18 майда Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова Алабуга районында булды. Депутат Халыкара музейлар көненә багышланган «Музей һәм мәктәп» музей-белем бирү программасын тыңлаучыларны бүләкләү тантанасында катнашты. Чарада 1200-дән артык мәктәп укучысы һәм республиканың 1300 балалар бакчасында тәрбияләнүче, педагоглар һәм тәрбиячеләр катнашты.

Шул ук көнне Людмила Рыбакова 2019 – 2020 елларда сайлау кампанияләре барышында Алабуга муниципаль районында гражданнар җыеннарында кергән наказларны үтәү буенча түгәрәк өстәл утырышын үткәрде. Алабуга районында яшәүчеләрдән барлыгы 137 мөрәҗәгатъ алынган. Үткәрелгән анализ нәтиҗәләре буенча, хәзерге вакытта нибары 38 наказны үтисе калган. Аларның күбесен 2023 һәм 2024 елларда тормышка ашырырга ниятлиләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International