Депутатлар урман фондын саклау һәм үстерү мәсьәләләрен карадылар

2022 елның 1 июне, чәршәмбе, 15:07

Бүген Кукмара муниципаль районының Лубян авылында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак күчмә утырышы булды, анда бакчачылыкка ярдәм итү, авыл хуҗалыгы җирләренең уңдырышлылыгын арттыру турында республика законнары проектлары һәм «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе каралды. Утырыш эшендә ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Дмитриев, профильле ведомстволар һәм ТР районара табигатьне саклау прокуратурасы вәкилләре катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан депутатлар «Лубян урманчылыгы» биләмәләрендә булдылар, анда 2021 елда торгызылган кишәрлекләрне карадылар, урман культураларын тәрбияләү эшләренең барышы белән таныштылар. Хуҗалык вәкилләре киңәшмәдә катнашучыларга урманнарны торгызу һәм яклау эшләренең перспектив юнәлешләре турында сөйләделәр.

Лубян урман-техник колледжында булганда депутатлар андагы уку шартлары, уку йортының тарихы, урманчы һөнәрләре перспективалары белән кызыксындылар. Ландшафт дизайны остаханәсендә алар көллият осталары һәм WorldSkills һәм Абилимпикс һөнәри осталык чемпионатында катнашкан укучылар белән аралаштылар. Аларга шулай ук «Таксация» һәм «Геодезия»дисциплиналары буенча студентларның уку-укыту практикасының барышын тәкъдим иттеләр. Быел биредә 320 студент дүрт белгечлек буенча белем ала. 100 ел эчендә (1921 елда нигез салынган) белем бирү учреждениесендә 10 меңнән артык белгеч әзерләнгән.

Аннары депутатлар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы оештырган урман культуралары һәм янгын куркынычсызлыгы техникасы күргәзмәсен карадылар.

Комитет башлыгы Азат Хамаев рәислегендә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы булды.

Дәүләт Советы депутатларын сәламләгәндә Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Дмитриев, Лубян бистәсенең  район өчен аерым әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Урман хуҗалыгы тармагы үзәкләренең берсе буларак, бистә яңару һәм үсеш кичерә, биредә төзекләндерү, юл төзелеше һәм су белән тәэмин итү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә.

Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Дәүләт Советы депутатларына тармакны үстерү мәсьәләләренә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. «Урманның торышы әйләнә-тирә мохитнең чисталыгына нык тәэсир итә, – диде ул. – Шуңа күрә Татарстанда бу юнәлешкә зур игътибар бирелә. Бердәм республика урман фонды булдырыла. Республика Президенты ярдәме белән тармак ышанычлы үсештә. Парламентарийларга безнең эшне законнар белән тәэмин итүдә һәрьяклы ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт".

«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектын, «Урманнарны саклау» федераль проектын, «Экология» илкүләм проектын һәм республикада урман законнары нормаларын гамәлгә ашыру турындагы мәгълүматны ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгизәр Зарипов тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, республика җирләренең 1 млн.269 мең га мәйданын урманнар били, урманчылык күрсәткече – 17,5%. Агачларның уртача яше - 54 яшь. Региональ проектның төп максаты – 2024 елга урманнарны кисү һәм яңадан торгызу буенча 100 процентлы баланс тәэмин итү. 2021 елда проект кысаларында 4210 га мәйданда урман торгызу һәм урман үрчетү эшләре башкарылган, урман барлыкка китерүче 40,2 тонна  токымлы орлык әзерләнгән, 51 урман питомнигында 34,1 млн. стандарт утырту материалы әзерләнгән, шул исәптән ылыслы токымнар – 25,5 млн, яфраклы токымнар – 7,9 млн һәм куаклар – 0,7 млн.данә.

Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы җирләрен, туфракны, юлларны, каналларны, торак пунктларны, предприятиеләрне һәм башка объектларны тискәре табигый күренешләреннән һәм техноген йогынтылардан саклау ысулына зур игътибар бирелә. 2021 елда 1748 га мәйданда саклагыч урманнар утыртылган.

Федераль дәүләт урман контролен, урманнарны саклауны гамәлгә ашыру кысаларында 2021 елда 22,3 меңнән артык контроль-күзәтчелек чаралары үткәрелгән. «Лесовоз» һәм «Чыршы» тармак-ара оператив-профилактик чаралар, шулай ук Татарстан Республикасында агачны законсыз әзерләүне, транспортлауны, эшкәртүне, реализацияләүне һәм экспортлауны кисәтү һәм булдырмау мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышы зур нәтиҗә бирә.

Урман фонды территориясендә янгыннарын үз вакытында ачыклауны, сүндерүне һәм кисәтүне урман хуҗалыклары каршындагы II типтагы 20 урман янгыннары станциясе һәм «Урман янгыннарын булдырмау үзәге» каршындагы III типтагы 5 урман янгыннары станциясе тәэмин итә. II типтагы УЯС 229 берәмлек төрле техника белән җиһазландырылган, III типтагы станцияләр – 72 махсус техника белән.

Парламент комитеты, тәкъдим ителгән мәгълүматны исәпкә алып, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына һәм ТР муниципаль берәмлекләренә берничә тәкъдим кабул итте.

Аннары комитет утырышында «Татарстан Республикасында гражданнар тарафыннан үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару өлкәсендәге аерым мәсьәләләр турында» һәм «Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгы турында» ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында» ТР закон проектлары каралды. Фикер алышу нәтиҗәсендә комитет Дәүләт Советына закон проектларын икенче һәм өченче укылышта карарга тәкъдим итте.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International