Парламент депутатлары контролендә – гражданнарның наказларын үтәү мәсьәләләре

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе, 15:07

Бүген Бөгелмәдә түгәрәк өстәл утырышы узды, анда парламентарийлар, район һәм авыл җирлекләре башлыклары, хакимиятнең башкарма органнары вәкилләре республиканың Бөгелмә, Лениногорск һәм Әлмәт районнарында соңгы сайлау кампанияләре барышында гражданнардан кергән наказларны үтәү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Түгәрәк өстәл эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин катнашты.

Бу нисбәтән зона киңәшмәсе инде икенче тапкыр уздырыла. Беренче киңәшмәдә парламентарийлар Актаныш, Минзәлә, Мөслим һәм Тукай районнарында эшләрнең торышын өйрәнде. «Бердәм Россия» парламент фракциясе тарафыннан эш төркемнәре төзелде, аның әгъзалары, заказларның үтәлешен анализлау һәм муниципалитетларның республика яки федераль дәрәҗәләрдә хәл ителергә тиешле гомуми, системалы проблемаларын ачыклау максатыннан, районнарга чыгалар.

Татарстанлыларның наказлары ешрак юлларны ремонтлау һәм төзү (наказларның дүрттән бер өлеше), су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу, төзекләндерү, арендалы торак төзү мәсьәләләренә кагыла. Сайлаучылар куйган мәсьәләләрне хәл итү, кагыйдә буларак, муниципаль, республика һәм федераль программалар кысаларында тормышка ашырыла, конкрет срокларны билгеләп, «юл карталары» төзелде.

"Дүрт зур киңәшмә нәтиҗәләре буенча без Хөкүмәткә эшләнгән "юл карталарына" үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр җибәрергә планлаштырабыз", – дип билгеләп үтте Юрий Камалтынов, утырышны ачып, – иҗтимагый өстенлекләр үзгәрә, кайбер очракларда куелган мәсьәләләрнең актуальлеге югала, яки, киресенчә, ниндидер яңалык кертү таләп ителә". Дәүләт Советы Рәисе урынбасары сүзләренә караганда, бу эшне, 2023 елга һәм 2024-2025 еллар план чорына республика бюджетын формалаштырганда тәкъдим ителгән үзгәрешләрне исәпкә алу өчен, агымдагы елның сентябренә төгәлләү планлаштырыла.

Бөгелмә районында гражданнарның наказлары ничек үтәлүе турында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вахит Гарәфетдинов сөйләде. "ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау кампаниясе нәтиҗәләре буенча бөгелмәлеләрдән 181 мөрәҗәгатъ керде, – диде ул, – аларның күп өлеше ишегаллары территорияләрен төзекләндерүгә кагыла, шуңа күрә районда хәзер ишегалларын һәм җәмәгать урыннарын тәртипкә китерү буенча зур эш җәелдерелде".

Вахит Гарәфетдинов сүзләренә караганда, районның тагын бер проблемалы мәсьәләсе – мәгариф учреждениеләрен һәм мәдәният объектларын ремонтлау. Кагыйдә буларак,  элек төзелгән биналар искергән. Мәктәпләрне төзекләндерү эшләре алып барыла, якын араларда балалар бакчаларын реконструкцияләүгә керешергә кирәк булачак. Районда җәмәгать транспорты белән тәэмин итү һәм пассажирлар ташу мәсьәләсе кискен тора.

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов билгеләп үткәнчә, соңгы сайлау кампанияләре барышында лениногорскилылардан барлыгы 114 наказ һәм тәкъдим кергән. Аларның 80е (70%) үтәлгән. Рәгать Хөсәенов сүзләренә караганда, юл төзелеше һәм транспорт хуҗалыгы буенча наказлар шактый четерекле. Бу мәсьәләләрне хәл итү зур финанс ресурслары таләп итә. Шуңа да карамастан, быел муниципаль хакимият, иң элек су белән тәэмин итү челтәрен яңартып, Транспортчылар урамы юлы буенча 1 нче тыкрыкны асфальтларга планлаштыра. Кузайкино, Ивановка, Шөгер авылларында юлларны ремонтлау һәм асфальтлау да хакимиятнең якындагы планнарына кертелгән.

Рәгать Хөсәенов сүзләренә караганда, гражданнарның наказларын үтәгәндә өстенлеклелек принцибына игътибар итү зарур. "Бүген мөһимрәк нәрсәне хәл итәргә кирәк, – диде ул, – әгәр йортта күп кеше яши икән – без бу ишегалларын һәм аларның юлларны төзекләндерергә барабыз, әгәр йортта балалалар күп яшәсә, бу наказ өстенлекле булып тора, чөнки бу –куркынычсызлык мәсьәләләре".   

Әлмәт районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов билгеләп үткәнчә, 2019-2020 еллардагы сайлау кампанияләре нәтиҗәләре буенча кергән барлык мөрәҗәгатьләр «юл карталары»на кертелгән. Хәзерге вакытта 153 мөрәҗәгать үз чишелешен тапкан, 204 мәсьәлә хәл итү дәрәҗәсендә.

Әлмәт районында газлаштыру мәсьәләсе көн тәртибендә кала бирә. Газ кертү өчен 2900 йорттан (шәһәр һәм район буенча) гариза кергән, быел аларның яртысыннан күбесенә газ кертелергә тиеш, калган мөрәҗәгатьләр киләсе елда хәл ителәчәк. Юлларны ремонтлау һәм төзү мәсьәләләре бигрәк тә федераль программа буенча җир участоклары алган күп балалы гаиләләр яши торган микрорайоннарга кагыла. Район бу капиталь мәсьәләләрне үз көче белән хәл итә алмый, дип билгеләп үтте Айдар Каюмов.

Гражданнарның наказларын үтәү мәсьәләләре депутатларның даими контролендә тора. "Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме һәм Хөкүмәтнең актив эше нәтиҗәсендә республикада сайлау кампанияләре барышында гражданнардан кергән наказларны үтәү буенча системалы эш булдырылды, - дип басым ясады Юрий Камалтынов, утырышка йомгак ясап, журналистлар белән аралашканда, - беренче тапкыр без бу эшне 2014 елда башладык. Системалылык шунда ки, Президент йөкләмәсе буенча Хөкүмәт Карары кабул ителә, сайлаучыларның наказлары республика программалары буенча конкрет муниципаль районга, җирлеккә карата, срокларны күрсәтеп, хәл ителә, һәм төп бурыч – хөкүмәт карары белән кабул ителгән һәм муниципалитетлар дәрәҗәсендә кабул ителгән «Юл картасы»  чираттагы финанс елы бюджеты аша финанслау алу. Хәзерге вакытта наказларны үтәү 70-80% тәшкил итә. Әйе, озак карауны таләп итә торган мәсьәләләр бар, финанс чыгымнары да бар. Аларны аерым өйрәнәбез. Һичшиксез, наказларның төп өлеше үтәлер".

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International