Округларда депутат атнасы

2022 елның 3 июне, җомга, 13:45

Дәүләт Советы депутатларының округларда  эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар үз округларында балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чараларында, катнаштылар, яңа сезон башланыр алдыннан балаларны сәламәтләндерү лагерьларында булдылар, педагоглар һәм мәктәп хезмәткәрләре белән аралаштылар, шулай ук гражданнарны кабул иттеләр.

2 июньдә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин Буа районында булды. Депутат эшне районда гражданнарны кабул итүдән башлады. Социаль ярдәм турындагы сораулар белән декрет ялында булган ике хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Миләүшә Исмәгыйлева «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проектында катнашу, Буа ветеринария техникумында пешекче һөнәрен үзләштерү мәсьәләләренә кагылышлы сорауларны бирсә,  Алинә Мөхәммәтҗанова социаль контрактны тормышка ашыру механизмы белән кызыксынды.

Шул ук көнне Шакир Яһудин «Бор» балаларны сәламәтләндерү лагерендә булды, анда җәйге сезонга әзерлекне тикшерде, балалар яшәячәк корпусларны, хуҗалык биналарын һәм ашханәне карады. Ул куркынычсызлык чараларын тәэмин итүгә аерым игътибар бирде. "Укучыларның ялын оештыруга, уку процессына карата булган кебек үк,  мөнәсәбәт җитди. Төп максат – балаларның ялын тулы канлы итеп оештыру һәм киләсе уку елына  кадәр балаларны әйбәтләп ял иттерү", - дип билгеләп үтте депутат.

2 июньдә Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев Татарстан Республикасының «Хәрби хәрәкәтләр ветераннары берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы һәм Украина территориясендә махсус хәрби операция үткәрү зонасында булды. Татарстаннан «Барс» Милли гвардиясе (Росгвардия) гаскәрләренең махсус билгеләнештәге 26 отряды һәм «ДОН» казак ирекле батальоны көрәшчеләренә өстәмә электрон-техник чаралар алып килделәр.

1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә, «Мәрхәмәт-Милосердие» депутатлар берләшмәсе әгъзалары Лилия Маврина, Светлана Захарова, Алсу Нәбиева, Роза Җәббарова әлеге вакыйгага багышланган бәйрәм чараларында катнаштылар.

Көннең беренче яртысында Дәүләт Советы депутатлары «Сәйдәш»мәдәни үзәгендә Казан шәһәре балаларын һәм педагогларын котладылар. Бу көнне талантлы балаларның  «Балачак иле» шәһәр фестиваленең гала-концерты узды, анда шәһәрнең 200 дән артык балалар бакчасында тәрбияләнүче катнашты.

Шул ук көнне депутатлар Дәрвишләр бистәсе интернат-йортында (биредә  4 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге 210 бала һәм яшүсмер яши), шулай ук ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган сабыйлар яши торган 18 нче номерлы балалар сырхауханәсе каршындагы стационар балалар бүлегендә булдылар. Хатын-кыз депутатлар билгеләп үткәнчә, нәкъ менә ятим балалар, сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар өлкәннәр тарафыннан аеруча яклауга һәм саклауга мохтаҗ.

Халыкара балаларны яклау көне белән депутатлар тарафыннан котлау сүзләре республиканың муниципаль районнарында да яңгырады. Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова Кукмара районында балалар йортында булды.

1 июньдә Дәүләт Советы депутаты Ольга Воронова «Балалар илне сүрәтли»конкурсының муниципаль сайлап алу турында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара Константин Васильев музеенда узды. Быел бәйгегә 150дән артык эш кергән. Ольга Воронова лауреатларны җиңүләре белән котлады, аларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.

 Балаларны яклау көне профсоюзларның  «Жемчужина», «Ливадия – Татарстан», «Бәкер», «Васильево», «Шифалы су-Ижминводы " шифаханәләрендә дә узды. Бәйрәмнәрнең берсендә Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Елена Кузьмичева катнашты. Депутат билгеләп үткәнчә, быел шифаханәләрдә мәҗбүри күченүчеләрнең балаларына аерым игътибар бирелгән.

1 июнь көнне Әлмәт районы Урсалы микрорайонында яшәүчеләр өчен дә бәйрәм булды. Монда, нигездә, күп балалы гаиләләр яши. Бәйрәм «Буровик» яшүсмерләр клубы һәм җирле мәдәният йорты тарафыннан оештырылды. Дәүләт Советы депутаты Азат Хәбибрахманов хәйрия ярдәме күрсәтте. Бәйрәм кунаклары аквагрим һәм тозлы камырдан эшләнмәләр ясау буенча мастер-классларда катнаштылар. Фотозона оештырылды.

Халыкара балаларны яклау көненә багышлап, Ата-аналарны аналар һәм балачак мәсьәләләре буенча кабул итү атнасы үткәрелде. ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова Яр Чаллы шәһәрендә яшәүчеләр белән очрашты. 10 бала анасы Виктория Орлова депутатка мәктәп туклануы һәм кече яшьтәге балалар өчен форма мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте. Мәҗбүри күченеп кайткан Степиннар гаиләсе кече кызларын  логопед юнәлешле бакчага урнаштыру мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте. Гаилә Тукай районының Кырныш бистәсендәге танышларында яши. Бистәдә урнашкан балалар бакчасында логопед юк. Махсус балалар бакчалары шәһәрдә генә бар.

Кукмарада Римма Ратникова сәламәтлекләре чикле булган балаларның әниләр белән сабыйларның проблемалары турында сөйләште. Депутатка сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән өч баланың әниләре мөрәҗәгать итте. Ирина Афанасьева ДЦП белән авыручы бала өчен профильле шифаханәгә юллама алуда ярдәм күрсәтүләрен сорады. Гөлназ Харина шундый ук авырулы бала тәрбияли, балага махсус "ходункалар" кирәк. Ләйсән Дәүләтҗанова мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен спорт белән шөгыльләнүне оештыру турында сораулар бирде. Римма Ратникова  кабул итү барышында яңгыраган барлык проблемаларны хәл итүне шәхси контрольгә алды.

31 майда Дәүләт Советы депутаты Ренат Ногайбәков Әлмәттә Бигеш бер мандатлы округында яшәүче гражданнарны кабул итте. Депутатка 11 кеше мөрәҗәгать итте. Җәйге ял һәм балалар сәламәтләндерү лагерьларына юлламалар бирү мәсьәләләре күтәрелде. Моннан тыш, Ренат Нугайбәков җиде күп балалы гаиләгә «Юность» балалар бакчасына юлламалар алуда ярдәм итте.

28 майда ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев Балтач районына эшлекле сәфәр кылды, анда ул Бөтенсоюз пионерлар оешмасының 100 еллыгына һәм Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган «Дуслык учагы-2022» дигән 55 нче төбәкара слет-фестивалендә катнашты. Моннан тыш, депутат гражданнарны кабул итте. Чепья авыл җирлеге башлыгы А.Г. Нотфуллин Иске Чепья авылында күперне ремонтлау буенча дәүләт программасына кертү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте. Күпернең терәкләре инде җимерелгән һәм аңа шактый финанс ресурслар таләп итә торган капиталь ремонт кирәк.

25 майда ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев Азнакай районына эшлекле сәфәр кылды, анда гражданнарны кабул итте. Азнакайлылар мөмкинлекләре чикле кешеләргә дәүләт ярдәме  мәсьәләләрен күтәрделәр. Әйләнә-тирә мохит пычрануга бәйле чаралар күрү турындагы мөрәҗәгать белән депутатка районның 80 яшьлек ветераны мөрәҗәгать итте. Депутатның барлык мөрәҗәгатьләре дә контрольгә алынды. Республика дәрәҗәсендә хәл ителергә тиешле мәсьәләләр җентекләп өйрәнеләчәк һәм хәл итү өчен тиешле башкарма хакимият органнарына җибәреләчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International