Дәүләт Советы депутатлары А.С. Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салды

2022 елның 6 июне, дүшәмбе, 12:11

Бүген республикада Рус теле көненә һәм шагыйрь Александр Пушкинның тууына 223 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары уза. Бөек рус шагыйренең  М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янында урнаштырылган һәйкәленә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чәчәкләр салды.

Тантаналы чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, профильле комитет рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары, ТР Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстаннан сайланган РФ Дәүләт Думасы депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, киң җәмәгатьчелек катнашты.

Бәйрәм тантаналары Казан опера театрында дәвам итте, анда Татарстан сәнгать осталарының зур концерты узды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International