Социаль сәясәт комитеты утырышында балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 6 июне, дүшәмбе, 17:04

Бүген ТР Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышы узды, анда депутатлар балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук кайбер федераль закон проектларын карадылар. Моннан тыш, парламентарийлар профильле комитетның агымдагы елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясадылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, комитет каршындагы Эксперт советы әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Утырышны ачып, Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова билгеләп үткәнчә, балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру мәсьәләләре җәйге сезон башланыр алдыннан һәм октябрьдә, республика бюджетын формалаштыру башлангач карала. Бу нисбщттщн агымдагы елның май аенда «Мәрхәмәт – Милосердие» депутатлар берләшмәсе белән берлектә профильле комитет әгъзалары турыдан-туры эфир да үткәргән иде.

Балаларның җәйге ялын оештыру турында мәгълүмат белән ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм ТР Яшьләр министрлыгы вәкилләре чыгыш ясады. Быел балаларны сәламәтләндерү лагерьларында 183 меңгә якын бала ял итәчәк. Бүгенге көндә инде 72 мең бала стационар һәм палатка лагерьларына килде. Моннан тыш, Кара диңгез яры лагерьларына биш меңгә якын бала барачак. Барлыгы 1300дән артык балалар лагеры эшли, шул исәптән шәһәрдән читтә 122 һәм 42 палаткалы лагерь, 859 - көндезге лагерь, 613­- хезмәт һәм ял лагере, 12 санатор-курорт оешмасы һәм Кара диңгез ярында 4 лагерь эшли. Республика бюджетыннан савыктыру кампаниясен гомуми финанслау 1,7 млрд. сум тәшкил итә, бу 2021 елга караганда 88 млн.сумга күбрәк.

Республиканың яшьләр министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков сүзләренә караганда, быелның 1 маеннан балалар ялын һәм аларны савыктыруны оештыруда эчке туристик сәфәрләргә ярдәм итү программасы эшли . Бу – көмешбэк системасы. Ата-аналар җәйге сменаларга балаларны сәламәтләндерү лагерьларына юллама сатып ала һәм түләнгән сумманың 50% ы күләмендә акча кире кайтарыла ала, ләкин 20 мең сумнан да артмый. Акча автомат рәвештә «Мир»карточкасына кайтачак.

Быелгы елның төп яңалыгы – «Цифрлы гигиена», аның төп максаты – балаларны һәм яшүсмерләрне дезинформация һәм интернет-агрессия күренешләренең тискәре йогынтысыннан, шулай ук Челтәрдәге булингтан саклау.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә буенча фикер алышуга күчкәндә, Лилия Маврина «авыр» яшүсмерләрнең ялы ничек оештырылуы белән кызыксынды. «2019 - 2025 елларга яшьләр сәясәтен үстерү» республика программасы кысаларында 535,6 млн.сумлык 42 мең 692 юллама балаларга түләүсез биреләчәк, шул исәптән  тормышта авыр хәлдә калган 11 мең 818 балага,  – дип аңлатты Ринат Садыйков. – Барлык балалар да мәктәп яны һәм палатка лагерьларына юлламалар алачак, алар бездә аерым контрольдә, һәм без аларның җәй буена ничек ял иткәнен беләбез».

Депутатлар фикеренчә, бүген куркынычсызлыкны тәэмин итү, туклану, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ялын оештыру мәсьәләләре актуаль булып кала. "Бүген утырышта без физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ялына аерым игътибар бирдек, әлеге пунктны карар проектында аерым яздык, –  дип билгеләп үтте Светлана Захарова, утырышка йомгак ясап. – Бүген республикада «беренче адымнар» ясалды, мондый балалар өчен профильле сменалар оештырыла, әмма без инклюзив сменалар булдыру турында сөйлибез. Моның өчен бюджетта финанслауны күздә тотарга кирәк, чөнки мондый балаларга алар белән эшли алырлык махсус өйрәтелгән әйдаманнар кирәк», - диде ул.

Докладларны тыңлаганнан соң, комитет мәгълүматны игътибарга алды һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына инвалид балаларның ялын оештыру буенча эшне көчәйтергә, шулай ук физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның җәйге ялын оештыру өчен федераль дәрәҗәдә махсус программа эшләү һәм кабул итү мәсьәләсен карарга тәкъдим итте.  

Утырышта шулай ук комитетның агымдагы елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлеге турында хисап каралды. Комитет рәисе Светлана Захарова сүзләренә караганда, хисап чорында 7 утырыш үткәрелгән, шул исәптән бер күчмә утырыш. Депутатлар тарафыннан 20 мәсьәлә каралды, шуллардан  7се - контроль мәсьәлә. Профильле комитет әгъзалары тарафыннан 8 республика законы проекты, 2 федераль закон проекты әзерләнгән.

Социаль сәясәт комитеты утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International