Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды

2022 елның 7 июне, сишәмбе, 18:03

Бүген парламентта Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында Татарстан белән РФнең чиктәш субъектлары арасында кадастр чикләрен билгеләү буенча килешүне раслау турында сөйләштеләр. Утырышта шулай ук республиканың кайбер законнарына  үзгәрешләр кертелде.

Узган елның декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан Татарстан Республикасы һәм Оренбург өлкәсе арасында чикнең урнашу урынын билгеләү турында килешү расланган иде. Хәзер ТР Дәүләт Советы каравына тагын ике килешү кертелә: Татарстан Республикасы белән Чуваш Республикасы арасындагы һәм Татарстан Республикасы белән Башкортостан Республикасы арасында чикләрнең  урнашу урынын билгеләү турында.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү буенча эшләрнең барышы турында сөйләде. Татарстан Башкортостан, Марий Эл, Удмуртия, Чуваш республикалары, Оренбург, Киров, Самара, Ульяновск өлкәләре белән чиктәш. Татарстан Республикасы чигенең гомуми озынлыгы якынча 3 мең 400 км тәшкил итә.

 "Бүгенге көндә Чуваш Республикасы белән чикне билгеләү турында килешү имзаланды. Чикләрне билгеләү буенча эшләр 2019 елдан бирле алып барылды. Әлеге субъект белән чикнең озынлыгы 554 километр тәшкил итә. Чик буенда Татарстан Республикасының Яшел Үзән, Кайбыч, Апас, Буа һәм Чүпрәле районнары урнашкан», - дип аңлатты министр

Фәнил Әһлиуллин сүзләренә караганда, Татарстан һәм Башкортостан арасында чик билгеләү буенча эшләр тәмамланган. "Башкортстан Республикасы белән чикнең төгәлләштерелгән озынлыгы 498 километр. Чик буенда Актаныш, Мөслим, Азнакай, Ютазы һәм Баулы районнары урнашкан», - диде ул.  "ТР Президенты йөкләмәсе буенча бик зур эш башкарылды, нәтиҗәне без күрәбез", - дип билгеләп үтте бу нисбәттән комитет рәисе Альберт Хәбибуллин.

Аннары депутатлар берничә республика закон проектына үзгәрешләр кертүне карадылар.  "ТР Сайлау кодексына һәм аерым закон актларына үзгәрешләр һәм ТР аерым закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында республика закон проектын федераль законнарга туры китерү максатыннан кертелә", - дип аңлатты комитет рәисе.

ТР Сайлау кодексына кертелгән төп үзгәрешләр белән республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев таныштырды. Закон проекты тарафыннан сайлаулар һәм референдумнар вакытында дистанцион электрон тавыш бирүне куллану мөмкинлеге һәм үзенчәлекләре билгеләнә. Моннан тыш, 2023 елның 1 гыйнварыннан муниципаль берәмлекләрнең сайлау комиссияләре эшен туктату күздә тотыла. Җирле үзидарә органнарына сайлауларны, җирле референдумны әзерләү һәм үткәрүне оештыру вәкаләтләре территориаль комиссияләргә йөкләнә.

Барлык дәрәҗәдәге сайлауларда пассив сайлау хокукына чикләүләр исемлеге киңәйтелә. Экстремистлык юнәлешендәге җинаятьләр кылган өчен хөкем ителгән РФ гражданнарының, шулай ук шушы җинаятьләр өчен хөкем ителүе кире алынган һәм юкка чыгарылган затларның – хөкем ителүе кире алынган һәм юкка чыгарылган көннән алып биш ел үткәнчегә кадәр, балигъ булмаганнарга карата сексуаль характердагы җинаятьләр кылган затларның  сайланырга хокукы юк. Моннан тыш, закон проекты белән башка кайбер үзгәрешләр күздә тотыла.

ТР Сайлау кодексына кертелә торган үзгәрешләр турында фикер алышканда, ТР Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты, ЛДПР партиясе әгъзасы Эдуард Шәрәфиев сайлаулар һәм референдумнар вакытында дистанцион электрон тавыш бирүне куллану буенча үз фикерләрен әйттеләр.  "Беренче тапкыр, электрон тавыш бирү системасы белән эксперименталь форматта без 2020 елда очраштык, –  дип аңлатты Альберт Хәбибуллин, – Без әлеге закон проектын,  кертергә мөмкин булган төзәтмәләрне исәпкә алып , беренче укылышка әзерлибез". Депутат Римма Ратникова шулай ук цифрлаштыру процессын туктатырга мөмкин түгел, бары тик контроль системасын яхшыртырга гына мөмкин, дип билгеләп үтте.

Утырышта аерым закон актларына үзгәрешләр кертелә торган башка закон проекты каралды. Щлеге документ республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан әзерләнгән.  Аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында Федераль закон белән, акцияләр, кыйммәтле кәгазьләрнең бер төре булып торуына бәйле рәвештә, аерым категория затларның керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр составыннан төшереп калдырыла.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International