Депутатлар «Балалар илне сүрәтли» республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр

2022 елның 8 июне, чәршәмбе, 17:40

Бүген Казанда ТР Дәүләт Советы депутатлары «Балалар илне сүрәтли» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Шәһәрнең күңел ачу үзәкләренең берсендә узган тантанада депутатлар Римма Ратникова, Людмила Рыбакова һәм Артур Габделҗанов катнашты.

Конкурста катнашучылар һәм җиңүчеләр алдында чыгыш ясап, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге Секретаре урынбасары Римма Ратникова:«Мондый конкурсны үткәрү  җиңелләрдән түгел. Партиянең һәм телеканалның бурычы – балаларны иҗат итәргә, уйларга һәм Ватанны хөрмәт итәргә өндәү. Без бу миссияне башкарып чыктык дип уйлыйм», - диде.

Конкурска республиканың барлык районнарыннан барлыгы ун меңнән артык рәсем килгән. Быел бәйге  уналтынчы тапкыр узды.

«Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы» номинациясендә беренче урынны Балтач гимназиясеннән Алия Хөснетдинова алды, «Без – имин юллар өчен» номинациясендә  беренчелекне Лаеш районының Орловка мәктәбеннән Ксения Куликова яулады, «Мин – үз Ватанымның патриоты» номинациясендә Буа районыннан Нурия Шаһиева җиңүче булды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International