Фәрит Мөхәммәтшин: «Идел буе закон чыгаручылары ассоциациясе егерме ел эшләү дәверендә округ закон чыгаручылары арасындагы багланышларның иң мөһим инструментына әйләнде»

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе, 13:32

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе утырышында катнашты. Парламентарийлар хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт буенча төбәк программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Алтмыш дүртенче утырыш юбилей утырышы булды, быел Идел буе закон чыгаручылары ассоциациясе эшли башлавына 20 ел тулды.

2002 елның 14 маенда төзелгән Закон чыгаручылар округ Ассоциациясе Россиянең бердәм хокукый киңлеген формалаштыру буенча актив законнар чыгару эше башланган вакыт таләпләренә җавап булды. Идел буе федераль округы субъектлары закон чыгару җыелышларының парламентара тыгыз хезмәттәшлеге хокукый җайга салу процессында төбәкләр мәнфәгатьләрен яхшырак исәпкә алырга мөмкинлек бирде. Фәрит Мөхәммәтшин 2002 елдан бирле Ассоциация әгъзасы, әлеге оешмага нигез салучыларның берсе, ике тапкыр аның координаторы итеп сайланды (2005 елда һәм 2015 елда). 

Ике дистә ел эчендә Ассоциациянең 60 тан артык утырышы уздырылды, дәүләт идарәсе, азык-төлек куркынычсызлыгы, бюджет, социаль һәм мәгълүмати сәясәт, милләтара мөнәсәбәтләр һәм башка өлкәләргә кагылышлы 200дән артык мәсьәлә каралды.

“Профессиональлек һәм вәзгыятькә битараф булмау Идел буеның закон чыгару органнарына иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә, - дип басым ясады РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, утырышны ачып, - безнең инициативалар федераль дәрәҗәдә хуплау таба. Парламентара хезмәттәшлек актив үсеш ала. Ассоциация вәкаләтле вәкил Аппараты белән тыгыз элемтәдә тора". Игорь Комаров Идел буе федераль округы төбәкләренең закон чыгару җыеннары җитәкчеләренә уртак эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Фәрит Мөхәммәтшин бүген РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленең «РФ ИФО субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары ассоциациясен торгызуга һәм үстерүгә керткән зур өлеше өчен» Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Ассоциациянең алтмыш дүртенче утырышында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Безнең республика «Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча Идел буе федераль округы һәм Россия төбәкләре арасында алдынгылар рәтендә тора. Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Татарстан төбәк компетенцияләр үзәге илдә иң яхшылар бишлегенә керә. Моннан тыш, 2020 ел нәтиҗәләре буенча илкүләм проектта катнашу буенча Татарстан иң актив төбәк дип табылды. Узган елның июнендә Түбән Новгородта узган «Җитештерү 360» өченче федераль форумы кысаларында республикага бүләк тапшырылды.

Идел буе закон чыгаручылары күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясауны сыйфатлы уздыру мәсьәләләренә тукталды.  Узган ел округта капремонтның төбәк системалары эшчәнлеген контрольдә тоту буенча ведомствоара эшче төркем төзелгән иде. «Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау буенча төбәк программаларын гамәлгә ашыруны субъектлар ягыннан тикшереп торуны көчәйтергә кирәк, - дип саный РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле, - дәүләт хакимиятенең закон чыгару органы утырышында чаралар үтәлеше турында хисап бирү әлеге эшнең торышын күз уңаенда тоту өчен нәтиҗәле ысул булырга мөмкин. Мондый чаралар Пермь краенда, Киров, Саратов, Ульяновск өлкәләрендә инде гамәлгә ашырыла. Бу практиканы башка төбәкләргә дә таратырга кирәк".

«Округ закон чыгаручылары, Идел буе субъектлары парламентлары җитәкчеләре хезмәттәшлегенең яхшы инструменты булдырылды, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, журналистлар белән аралашканда Ассоциациянең егерме еллык эш чорын анализлап һәм бүгенге утырышка йомгак ясап, - бу мәйданчыкта без уңай тәҗрибә алмашабыз һәм иң актуаль мәсьәләләрне карыйбыз. Бүген без шулай ук көн тәртибенә үз тәкъдимнәребезне дә бирдек, бу эш алга таба да камилләшергә һәм ныгырга тиеш дип уйлыйм".

Ассоциация утырышында шулай ук РФ ИФО субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары каршында Яшьләр парламентлары ассоциациясе төзү турындагы килешүгә кул кую тантанасы булды. Яңа төзелгән оешмага әгъза булып округ төбәкләренең закон чыгару җыелышлары каршындагы барлык яшьләр парламентлары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты да керә. Исегезгә төшерәбез, Идел буе федераль округының яшь закон чыгаручылары ассоциациясен булдыру турындагы тәкъдим белән яшь парламентарийлар Казанда узган утырышта координатор Евгений Люлинга мөрәҗәгать иткән иде. Ул вакытта кабул ителгән карар бүген юридик яктан рәсмиләштерелде.

Утырышны  Ассоциация координаторы, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Собраниесе Рәисе Евгений Люлин алып барды, аның эшендә Түбән Новгород өлкәсе губернаторы урынбасары Андрей Бетин, Идел буе федераль округының 14 субъектыннан парламент башлыклары катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International