Җәмәгать судьялары сайланды

2022 елның 15 июне, чәршәмбе, 10:16

Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында депутатлар җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсен карадылар. Республика Югары суды тарафыннан тәкъдим ителгән һәм парламентның профильле комитеты тарафыннан хупланган кандидатлар Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары итеп сайланды.

ТР Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев биш суд участогы буенча ТР җәмәгать судьялары итеп сайлануга кандидатуралар тәкъдим итте.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин тәкъдим ителгән кандидатуралар буенча профильле комитетның уңай карары турында хәбәр итте.

Дәүләт Советы Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары итеп өч елга Рөстәм Гатауллинны (Татарстан Республикасы Мамадыш суд районы буенча 1 нче суд участогына), Андрей Кокуйскийны (Татарстан Республикасы Түбән Кама суд районы буенча 4 нче суд участогына) һәм Гөлнара Казакованы (Татарстан Республикасы Түбән Кама суд районы буенча 12 нче суд участогына) сайланды. Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары итеп, вәкаләтләре вакытын чикләмичә, Алла Бейзер (Казан шәһәре Киров суд районы буенча 6 нчы суд участогына) һәм Руслан Гыйләҗев (Казан шәһәре Мәскәү суд районы буенча 2 нче суд участогына) сайланды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International