Дәүләт Советы Олег Коробченконы ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры итеп билгеләп куюны килештерде

2022 елның 15 июне, чәршәмбе, 11:16

Бүген ТР Дәүләт Советы Олег Коробченконы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры итеп билгеләп кую белән бәйле мәсьәләләрне карады.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры итеп билгеләп кую өчен Олег Коробченко кандидатурасын Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте. "Олег Владимирович безнең республикада яхшы таныш, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре арасында лаеклы абруй казанган шәхес, –  дип хәбәр итте ул. – Россиядә автомобильләр сату буенча лидерларның берсе булган йөк автотехникасына капиталь ремонт һәм сервис хезмәте күрсәтү буенча "Кориб" компанияләр төркеме оештырган кеше. 2017 елда "Кориб" Алабуга аккумулятор заводын эшләтеп җибәрде, хәзерге вакытта Яр Чаллыда автокомпонентлар эшкәртү заводы проекты гамәлгә ашырыла. Социаль проектларны уңышлы гамәлгә ашыручы актив җәмәгать эшлеклесе буларак, Олег Владимирович 2010 елдан Яр Чаллы шәһәр Советы депутаты, ә 2019 елда ТР Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды".

Олег Коробченконың  югары бизнес компетенцияләренә һәм шәхси, эшлекле сыйфатларына таянып куелган бурычларны үтәячәгенә һәм катлаулы социаль-икътисадый ситуациядә республиканың сәнәгать потенциалын үстерүгә яңа импульс бирәчәгенә ышаныч белдереп, Валерий Песошин Олег Коробченконы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры итеп билгеләп кую өчен килештерергә тәкъдим итте.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдиме белән, парламентарийлар ачык тавыш бирү үткәреп тәкъдим ителгән кандидатураны хупладылар.

Олег Коробченкога Татарстан Хөкүмәте әгъзасының җаваплы вазыйфасында уңышлар теләп, Фәрит Мөхәммәтшин аңа ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Олег Коробченко депутатларга Дәүләт Советында уртак эш алып барулары һәм югары ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдерде. "Бурычлар бик зур, әмма сезнең белән бергә, уртак тырышлык белән, без аларны башкарып чыгачакбыз", - дигән ышаныч белдерде ул.

Олег Коробченко кандидатурасын дәүләт хакимиятенең югары башкарма органында югары вазыйфага билгеләү өчен килештерү белән бәйле рәвештә, депутатлар шулай ук аның Дәүләт Советы депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату,  Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты һәм Керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында ТР Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан тапшырыла торган белешмәләрнең дөреслеген тикшереп тору комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләләрне дә карадылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International