Татарстанның күрше төбәкләр белән кадастр чикләре билгеләнде

2022 елның 15 июне, чәршәмбе, 11:21

Россия Федерациясе субъектлары - Татарстан Республикасы һәм Чуваш Республикасы, шулай ук Татарстан Республикасы һәм Башкортстан Республикасы арасында чикләр билгеләнде. ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү турындагы эшләр барышы турында сөйләде.

Узган елның декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Татарстан Республикасы һәм Оренбург өлкәсе арасында чикнең урынын билгеләү турында килешү расланган иде. Парламент каравына раслау өчен тагын Татарстан Республикасы белән Чуваш Республикасы арасында һәм Татарстан Республикасы белән Башкортстан Республикасы арасында чикнең урынын билгеләү турында ике килешү кертелде.

Татарстан Республикасы чигенең гомуми озынлыгы 3 мең 400 км тәшкил итә. Республика Россия Федерациясенең сигез субъекты белән чиктәш. Татарстан һәм Чувашия республикалары арасындагы чикнең озынлыгы 554 км тәшкил итә. Чиктә Татарстан Республикасының Яшел Үзән, Кайбыч, Апас, Буа һәм Чүпрәле районнары урнашкан. Чикләрне билгеләү эшләре 2019 елдан алып барылган.

Чикне билгеләү турындагы килешү Татарстан Республикасы Президенты һәм Чуваш Республикасы башлыгы тарафыннан агымдагы елның 11 маенда имзаланган һәм раслау өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советына җибәрелгән.

Фәнил Әһлиуллин әйтүенчә, Татарстан белән Башкортстан арасында чикне билгеләү эшләре дә төгәлләнгән. Шулай ук субъектлар арасында тиешле документка ТР Президенты һәм Башкортстан башлыгы кул куйган.  «Башкортостан Республикасы белән чикнең аныкланган озынлыгы - 498 километр. Чиктә Актаныш, Мөслим, Азнакай, Ютазы һәм Баулы районнары урнашкан», - диде министр.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күрше төбәкләр белән Татарстан чикләрен билгеләү буенча зур эш башкарылуын билгеләп үтте.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның башка төбәкләр белән чикләрен билгеләү эшләре дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде. «Хәзерге вакытта Киров өлкәсе чиген билгеләү буенча эшләр алып барыла, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Татарстан белән югарыда телгә алынган ике субъект арасында чикләр билгеләнде, калган сорауларны хәл итеп бетерү өчен  өстәмә финанслауны хәл итәчәкбез. Иң мөһиме без хәзер территориябезнең кайдан узуын төгәл беләбез".

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International